Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында язгы су басуларга хәзерлекне тикшерделәр

Алексаеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы йортында язгы “су басу” дип аталган команда-штаб өйрәнүләре үтте.

Өйрәнүләрдә районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юк итү хезмәткәре катнашты. Билгеләнгән вакыт барлык службалардан да белгечләр махсус исемнәрдә, үзләренең бурычларын үти торган техника һәм җиһазлар белән тезелеп бастылар.  Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Сергей Балакиревка бурычларын үтәргә тулы әзер булулары хакында рапорт бирделәр.

Язгы ташуларга хәзерлек буенча районда башка юнәлешләрдә дә эшләр алып барыла.  Әйтик, автомобиль юлларында су ага торган торбалар кардан чистартыла. Авыл урамнарындагы шундый су юлларын да кар-боздан чистарту башланды. Буаларга юллар ачылды.ю анда суның күтәрелүен күзәтү буенча кизү торулар оештырылачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев