Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында юллар төзекләнә

“Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки филиалы эшчеләре кыштан соң юлларны төзекләндерү эшен башлады.

Юлчылар моңа ел саен карлар эреп, җирләр кипкәннән соң, гадәттә, апрель ахырында керешәләр. Һава торышы мөмкинлек биргәнгә, алар быел да бу эшкә вакытында алынганнар. 

Базарлы Матакның Урман хуҗалыгына таба төшәр юл чатында грейдерның юл кырыен тигезләве күренсә, ерак та түгел, Шункар урамы очындарак без җәмгыятьнең Әлки участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин һәм юл мастеры Рифат Зәйдуллинны очраттык. Алар салыначак юлны билгеләү эшләре белән мәшгуль иде.

–    Менә бу урында – Чулкова урамы очыннан Волков урамы башына кадәр вак ташлы-комлы катнашма җәеләчәк. Ул 850 метр ара. Ә аннары Волков урамын асфальт-бетон катламлы итү дә планга кертелгән , – дип, нинди эшләр башарылачагы турында аңлатып китте безгә Рашат Талип улы. 

Ә бар Әлки районы буенча кыштан соң  юлларны, аның кырыйларын төзекләндерү эше берничә көн элек үк башланган. Автомашина тукталышлары, юл билгеләре, сызыкларны буя да алар карамагында. Бу тәртипкә китерү эшләрен юлчылар 9 майга төгәлләргә ниятлиләр. 


Йөртүчеләр Апак авылы ягыннан килгәндә Базары Матакны кергәнче автоюлның бер аралыгында  юлның өске катламы кырып алынуын да күргәндер. 

    Әйе, автотрассаның районыбызга караган өлешендә чокырларны ямау буенча да эшләр бара. Моның өчен 260 тонна чимал кулланылды инде. Шул ук вакытта “Алексеевск- Югары Колок” юлының 47-48 нче чакрымында – 1,5 км аралыкта таушалган катлам алынды, аңа яңасы да җәеләчәк, – диде җитәкче.
Быел Иске Матактан Шәпкәгә кадәр дә  асфальт юл салуның эш программасына кертелүе турында хәбәр иткән идек. Җитәкче анда да эшләрнең башлануы турында әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев