Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Киләчәк уеннары” турниры – фиджитал-футбол буенча матч үтте

Анда 6 – яшьләр һәм 3 зурлар командасы катнашты.


Башта алар уен приставкасындагы матчта осталыкларын күрсәтте. Моның өчен “Актай” яшьләр клубында ике уен мәйданы булдырылды.
Турнирда булган район башлыгы Александр Никошин яшьләрнең компьютер спортына кызыксынуы көннән-көн артуын билгеләп үтте. “Актай” яшьләр клубы – мондый төрдәге чараларны үткәрү өчен, менә дигән урын ул. 

–     Бирегә зурлар да, балалар да җыелды. Киберспорт дуслашу мәйданына әйләнеп бара. Әмма шуны онытмагыз: санак уены ул классик спортны тулыландырып кына килә. Яхшы физик әзерлек булмый торып, фиджитал буенча ярышларда югары уңышларга ирешү мөмкин түгел. Хәзер сезнең  физик яктан көчле булу өстенә санак уеннарында катнашу мөмкинлегегез дә бар, – дип ассызыклады ул. 


Спорт мәктәбе тренеры Рифкать Сәгъдиев сүзләренә караганда, “Киләчәк уеннары” физкультурага һәм спортка яшьләрне тагын да күбрәк тартырга ярдәм итәчәк. 

–     Киберспортчылар – чын спорт, ә спортчылар санлы дисциплиналарда үз күнекмәләрен чарлый ала, – дип өстәде ул. 
Кичке якта гына төгәлләнгән турнир бик киеренке узды, ярыш мәйданчыклары җанатарлар тавышыннан гөжләп торды. 

Икенче көнне турнир “Алинә” спорт залындагы чын уен кырында дәвам итте. Кече-футбол буенча ярышлар “4+1” –  дүрт егет һәм бер кыз форматында узды. Командалар ике этапта – төркемнәр белән һәм финалда ярышты. Төркем этабы исә кызларның пенальти тибүе белән төгәлләнде. 

Башкарма комитет җитәкчесе Руслан Морадымов 21 нче гасырда – мәгълүмати технологияләр заманында яшәвебезне ассызыклады. 

–    Спорт бер урында гына тормый. Яңа атамалар, уеннар, мәсәлән, “Киләчәк уеннары” уйлап табыла. Бүген без фиджитал-спорт белән таныштык. Аның республикабызда – Казанда үтәчәге шатландыра. Спортны физик һәм санлы яктан бәяләү ул – бүгенге көн үсешенең аерылгысыз өлеше. Аның яхшы киләчәге дә бар.  Бүгенге көн тарих булып калачак һәм анда без дә катнашабыз. Бу бик яхшы тәҗрибә, – диде ул. 


Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова санак уеннары спорт белән шөгыльләнүче яшьләрне бөтенләе белән үзенә тартмасын дип, борчылуын да белдерде.

–    Спорт күптән безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнде һәм без бүген сәламәт тәндә сәламәт рух дигән девиз астында яшибез. Шуңа алга таба да физик активлык белән виртуаль дөнья арасындагы тигезлекне югалтмасак иде, – диде ул. 

Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшылар бүләкләнде. Киберспортчыларның уңышлары аларның спорт кырындагы җиңүләре белән кушып бәяләнде. Быел республикабызда “Киләчәк уеннары” тарихында беренче тапкыр дөньякүләм дәрәҗәдәге яңа югары технологик турнир узачак. Анда дөньяның төрле илләреннән 260 тан артык команда –  2000 нән артык кеше катнашачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев