Әлки районында Космос атналыгы кысаларында чаралар уза
Яңалыклар

Әлки районында Космос атналыгы кысаларында чаралар уза

Районыбызда Космос атналыгы кысаларында чаралар дәвам итә.

Бүген, 14 апрель көнне С. М. Лисенков исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музеенда “Кеше һәм галәм: билгеле һәм белгесез”      VI район фәнни-гамәли конференция узды.


Әлеге чарада катнашырга 17 гариза кабул ителгән булган. Районның төрле мәктәпләреннән килгән укучылар һәм аграр көллият студентлары – яшь эзләнүчеләр үз чыгышларында сайлаган темаларын ачарга, дәлилле расларга тырыштылар. Алдан бирелгән нигезләмә буенча  башкарылган фәнни эшләргә  казыйлар югары бәя бирде: әлеге егет-кызларның һәркайсына сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Алга таба “Космик әкият – 2026” IX район иҗади эшләр-рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясалды.  Бу конкурста балалар бакчаларында тәрбияләнүче 66 сабый, 35 мәктәп укучысы катнашкан. Аларны да Мактау грамоталары һәм бүләкләр белән сөендерделәр музей хезмәткәрләре.


Нет комментариев