Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында товар базарларында көндәшлек мәсьәләсе тикшерелде

Районга Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Венера Чернова килде.


Ул район башлыгы белән эшекле очрашу үткәрде, анда товар базарларында көндәшлек мәсьәләсе буенча көн кадагындагы сораулар тикшерелде. 
Венера Валерьевна Базарлы Матак мәктәбендә ачык дәрес үткәрде. Ул укучыларга монополиягә каршы хезмәтнең эше турында сөйләде. Яшүсмерләр әлеге хезмәтнең эшеннән китерелгән мисалларны кызыксынып тыңлады, ничек кануннар тикшерелүен, канун бозу ачыклану һәм җинаятьне кылучыларны җаваплылыкка тартылу очраклары турында җитәкченең үзеннән ишетте. 
Венера Валерьевна катлаулы хокукый мәсьәләләрдә практик ярдәм күрсәтү максатыннан эшмәкәрләр белән дә очрашты, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Аерым алганда, үзмәшгульнең каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен бәя артуының нигезле булу-булмавы турындагы соравы идарә карамагына алынды. 
Бер шәхси эшмәкәр монополиягә каршы хезмәт вәкиленә микрофинанс программаларында катнашуга заявкалар тутыруда ярдәм итү үтенече белән дә мөрәҗәгать итте. Венера Чернова әлеге сорауны игътибарга алуы һәм хатны ТР Икътисад министрлыгына җибәрү юлы белән мәсьәләне хәл итәргә булышырга вәгъдә итте.
Монополиягә каршы хезмәт вәкиле сөтне сатып алу бәясенең федераль дәрәҗәдә өйрәнелүен, бәя төшүнең сәбәпләре күп булуын да аңлатты. Ул базар мөнәсәбәтләрендә эшне намуслы алып барырга кирәклеген дә ассызыклады. Мисал өчен, шәхси йортлар тапшырган сөт ялган (су кушылган) яисә антибиотиклы булу очраклары шактый күзәтелгән. Бүгенге көндә сөт ризыкларына бәя куелу анализлана. Канун бозу очраклары ачыкланса, әлеге хезмәт тиешле чараларны күрәчәк. 
Венера Чернова “Хузангай” җәмгыятендә дә булып, аның эше белән танышты, җитештерү цехларын һәм әзер продукцияне карады. Аңа сырның ничек җитештерелүе турында сөйләделәр, экскурсия үткәрделәр.
Предприятиене караганда, Венера Чернова җитәкчеләр белән аралашып, аларның сорауларына җавап бирде. Ул сәнәгать мәйданчыкларын үстерү районның гына түгел, ә тулаем, республика икътисадын тотрыклы үстерүгә ярдәм итүен әйтте. 
Муниципаль районнарның үзләрендә Монополиягә каршы идарәнең бүлекләре юк. Шуңа да мондый очрашулар сорауларны белгечләрнең үзләренә бирү мөмкинлеген тудыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев