Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының мәдәният йортында мөгаллимнәр утырышы үтте

26 августта – уку елы башланыр алдыннан районның мәгариф хезмәткәрләре гадәттәгечә район үзәгенә пленар утырышка җыелды.

 2022 елның конференциясе  “Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында бердәм белем бирү мохитен формалаштыру” дигән шигарь астында үтте.

Бәйрәм алдыннан районыбыз мәктәпләре тарафыннан, гадәттәгече, ярминкә оештырган иде. Анда арзан бәягә яшелчә, җиләк-җимеш, кош ите, сөт ризыклары, хезмәткәрләр үз куллары белән әзерләгән төрле кайнатмалар,  яшелчә консервалары сатып алырга мөмкин иде. Мәктәп укучылары һәм мәдәният йортының бию коллективлары әзерләгән җыр-биюләр исә әлеге тантаналы көнгә бәйрәм рухы өстәде. Мәдәният йорты эчендәге күргәзмәләр дә бай эчтәлекле һәм кызыклы булуы белән һәр тыңлаучыны җәлеп итәрлек иде.

Утырыш алдыннан булган әзерлек эшләренә Әлки районы башлыгы Александр Никошин, башкарма комитет җитәкчесе Руслан Морадымов һәм килгән кунак – Мәгарифне үстерү институты проректоры Лариса Шәмсетдинова югары бәя бирделәр. Укытучыларга исә сәламәтлек һәм алдагы эшләрендә уңышлар теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев