Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки укучылары “Алдынгылар хәрәкәте”нә кабул ителделәр

15 ноябрьдә районыбызның мәктәп укучылары Россия күләмендәге балалар һәм яшьләр оешмасы булган “Алдынгылар хәрәкәте” сафына тантаналы кабул ителү булды.


Әлеге хәрәкәткә хәзер  8 остаз һәм беренчел бүлекләрнең 50 дән артык активисты алынды. 
Остазларны һәм яңа кабул ителгән “алдынгыларны”  әлеге мөһим вакыйга белән Беренчеләр хәрәкәтенең җирле бүлеге советы рәисе, тәрбия эшләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Анна Вассунова котлады. 

–    Безнең балаларның үз-үзләренә ышанган остазлар карамагында булуын тануы үзе үк күңелгә шатлык бирә. Балалар өчен яннарында шундый олы кешеләр булуы бик мөһим. Алар катлаулы мәсьәләләрне кабул иткәндә киңәшләрен бирер, ярдәм кулын сузар. Балалар үзләрен ишетүләрен, күрүләрен тели. Остазлардан башка моңа ирешү авыр. Остазлар балаларга тупланга тәҗрибә белән уртаклашыр, дөрес юнәлеш бирер, – диде ул. 

Тантананың җаваплы һәм бик тә мөһим өлеше – антлар бирү булды. Беренче булып вәгъдәләрне остазлар үзләре бирде, аннары алар 50 дән артык баланы хәрәткәткә кабул итте. Һәркемгә дә күкрәк билгесе һәм браслет тапшырылды. 

–    Бездә бар нәрсәдә – укуда, спортта, хәрәкәттә беренче булырга омтылып, дөньяны яхшыга үзгәртергә теләүче актив балалар бик күп, – диде район мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары Наталья Захарова, укучыларга сәламләү сүзендә.  – Беренчеләр хәрәкәте балаларга күп төрле мөмкинлекләр бирә. Алар биредә үзләренең күп сәләтләрен ача һәм үстерә ала. 

Әлеге чарада Россиянең “Беренчеләр хәрәкәте” яшьләр һәм балалар оешмасының мәгълүмати видеоролиги күрсәтелде. 
Тантаналы чара хәрәкәт сафындагыларның бию номерлары белән төгәлләнде. 

Исегезгә төшерәбез: Россиянең яшьләр һәм балалар хәрәкәте яшүсмерләрне тәрбияләүгә, аларның ялын оештыруга, рухи һәм әхлаки кыйммәтләребез нигезендә дөньяга карашны булдыру өстендә эшли. 
Оешманың бүлекләре һәр мәктәптә ачыла.  “Алдынгылар хәрәкә”нә кереп, бала үзенә яңа дуслар таба, сәләтләрен күрсәтеп, уңышларга ирешә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев