Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлкилеләр республикада да сынатмыйлар

Мәктәпләрдә уку-укытуның тәрбияви чаралар белән тыгыз үрелеп барганлыгы һәркемгә мәгълүм.


Районыбыз укучылары ике юнәлешне  бертигез дәрәҗәдә үзләштерә, югары күрсәткечләргә ирешүләрен дә дәвам итәләр.

Мәсәлән, Базарлы Матак урта гомуми белем мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Максим Яковлев инглиз теле олимпиадасының республика этабында җиңүгә ирешкән. Алга таба ул төбәк командасы составында бөтенроссия этабында катнашачак. Әлеге мәктәпнең 9 класс укучысы Кәрим Вәлиев исә Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре фәне буенча шундый ук этапта призер булган.

Елның-елында татар теле һәм әдәбиятыннан ныклы әзерлекләрен күрсәтүче Югары Әлморза төп мәктәбе укучылары быел да үз уңышлары белән сөендергән. 8 нче сыйныф кызлары Камилә Нотфуллина һәм Зилә Нотфуллиналар бу фәннәрдән үткәрелгән республика олимпиадаларыннан призер дипломы белән кайткан.

Ә менә Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучысы Алексей Капотов “Елның иң яхшы яшь армиячесе -2025” район конкурсында гран-при яулаган.

Шундый укучылар тәрбияләгән укытучыларның да әледән-әле төрле бәйгеләрдә зур уңышларга ирешүен күзалларга кыен түгел. 
Базарлы Матак урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Вера Красильникова – " Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесенең икенче –республика күләмендә үткәрелгән этабында “Аерым тану” номинациясе җиңүчесе. 43 районнан 155 кеше катнашкан конкурста бу – әлбәттә, бик зур күрсәткеч.

Ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнми мәктәпләр: өйрәнү, камилләшү буенча төрле чаралар үткәрүне дә дәвам итәләр.
5 мартта Карга төп мәктәбе коллективы башлангыч сыйныф укытучылары өчен район семинары үткәрсә, 6 мартта Сиктермә урта мәктәбендә директорлар өчен тәҗрибә уртаклашу семинары оештырылган.

Алга таба да бурыч һәм максатлары бүгеннән билгеле район мәгариф өлкәсенең.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев