30 августта татарстанлылар Республика көнен тантаналы рәвештә билгеләп үтәчәк.
Бу көннәрдә әлкилеләрне һәм район кунакларын да бай мәдәни программа көтә.
30 августта авылның Үзәк паркында күргәзмәләр, флеш-моб узачак. Балалар өчен уеннар, спорт эстафеталары һәм иҗади дәресләр белән интерактив мәйданчык оештырыла. Теләге булган һәркем мастер-классларда яңа шөгыльләр үзләштерә алачак.
Әлбәттә, бәйрәм җыр-моңсыз була алмый. Сәхнәгә танылган артистлар чыгачак:
10.20 сәгатьтә – безне үзенең чыгышы белән Фирдүс Тямаев сөендерәчәк;
18.00 – 22.00 – бәйрәм кунаклары – артистлар Татьяна Ефремова һәм Радик Шәрифуллин, шулай ук район мәдәният йортының иҗат коллективы чыгышлары, күмәк биюләр көтелә.
Нет комментариев