Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкинең талантлы укучылары “Йолдызлык-2024” фестиваленең зона турында катнаштылар

13 мартта Нурлатта узган “Йолдызлык-2024” фестиваленең зона турында Әлкинең талантлы өч укучысы призлы урын алуга иреште.

Алар: Тимур Баев – Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 3 нче сыйныф укучысы, Ильяна һәм Эмилия Вәлиевалар –  Чуаш Кичүенең 4 нче сыйныф укучылары.

 Фестивальдә төрле яшьтәге укучылар “Хореография”, “Вокал-соло”, “Вокал ансамбльләр” һәм “Конферанс” номинацияләрендә үз осталыкларын күрсәттеләр. Аларның чыгышларын  Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының мәдәният һәм сәнгать вәкилләреннән торган  компетентлы жюри бәяләде. Бәйгедә фестивальнең район турында җиңүләр яулаган 29 малай-кызы катнашты.  Шулар арасыннан Тимур Баев “Вокал-соло” номинациясендә 3нче урынны яулауга иреште.  Ул район музыка мәктәбендә дүртенче елын шөгыльләнә икән. Бу хакта безгә аның укытучысы Алмаз Сафиуллин сөйләде.

–    Бик талантлы бала. Фестивальнең район турында ул 1 нче урынны алган иде. Зона бәйгесендә дә ул игътибарны үзенә җәлеп итә алды, – диде ул.

Ильяна һәм Эмилия Вәлиевалар исә “Конферанс” номинациясендә 3 нче урынны алуга ирешә. Кызлар җырлаучы Тимур Баев, ул башкарган җыр, Гаилә елы турында матур итеп сөйләп бирә. Кызларга тексты бик тә оста итеп әниләре, Чуаш Кичүенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Вәлиева яза.  

Призлы урын алучылар район данын 13-18 апрельдә фестивальнең Казанда узачак супер финалында яклаячак. 
Алмаз Сафиуллин, иганәчелек ярдәме күрәткәне өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка рәхмәтен җиткерде. “Ул акчалата булышканга, безнең малай-кызлар матур костюмнардан чыгыш ясады”, – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев