Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алмаз Миргаязов: “Радиода яңгыраган әсәр актуаль булырга тиеш!”

“Китап” милли радиосында татар язучыларының гына түгел, ә тәрҗемәдә рус һәм чит ил әдипләренең әсәрләре дә яңгыраячак.

“Татар-информ” агентлыгында журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә радионың  баш мөхәррире Алмаз Миргаязов шулай диде.

Узган ел Мәскәүдә “Китап” радиосына лицензия (FM- ешлык) алганда  баш мөхәррир эфирда бүтән милләтләр әдипләренең әсәрләрен дә тапшырырга килешкән булган.

“Мин моны радионың мәсләгенә каршы килә дип санамыйм. Әгәр тәрҗемә сыйфатлы, әсәр мәгънәле, көн кадагындагы проблеманы күтәрә икән, нишләп әле аны укучылар игътибарына тәкъдим итмәскә?! Эш  авторның нинди милләттән булуында түгел, ә әсәрнең актуальлегендә”,–дип шәрехләде Алмаз Миргаязов.

“Китап” әдәби радиосы быел гыйнварда Казанда 98,6 FM ешлыгында эфирга чыкты. Аның төп максаты – татар әдәбиятын һәм телен пропагандалау. Тәүлек әйләнәсе эшләүче радиода татар телендә шигырьләр, проза әсәрләре, җырлар тапшырыла. Баш мөхәррир әйтүенчә, радионың максатчан аудиториясе – 35 + яшьтәгеләр. Бу күбесенчә югары белемле хатын-кызлар. Әле өч ай гына эшләвенә карамастан, “Китап” радиосы кушымтасын 20 меңнән артык кеше телефоннарына алган (йөкләгән).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев