Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алмаз Нуруллинның “Күңелемнән чыккан хисләр” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

Якташыбыз Алмаз Нуруллинның “Күңелемнән чыккан хисләр” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

  Алмаз Илһам улы Иске Әнҗерәдә туып үскән. Беренче шигырьләрен хәрби хезмәтне үткәндә үк яза башлаган. 
–     Туган авылымны, аның урамнарын, инешен, авыл халкын бик сагындым. Рифмага салынгын шигырь юллары күңелемдә үзеннән-үзе туа башлады, аларны мин куен дәфтәремә терки дә бардым, – дип, күңелендәгесе белән уртаклашты талантлы кеше. 
Ул еллардан күп вакытлар узган. Хәрби хезмәттән соң Алмаз Нуруллин Лаеш районына эшкә урнаша, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, төзелеш тармагында хезмәт куя, бүгенге көндә ул Столбище авылының янгын сүндерү бүлегендә коткаручы булып эшли. Алмаз Илһам улы – һәрнәрсәнең уңай якларын күрергә тырышкан тынгысыз кеше.  Ул районның якташлар җәмгыяте үткәргән бар чараларда да актив катнаша. 
Авторның китабына 160 шигырь кергән, әлегә ул кечкегә тираж белән басылган.
–     Бу минем беренче карлыгачым. Китаплар җыентыгын яраткан укытучым Әлфия Мәҗитовага бүләк итәргә булдым.  Шуның өчен махсус кайттым. Аңа күптән түгел 85 яшь тулды. Әлфия апа минем каләм тибрәтүемне һәрвакыт хуплады, күңелемә ышаныч орлыклары салды, – дип уртаклашты Алмаз абый. 
Ул берәр нөсхә китабын авыл китапханәсе һәм раойн газетасына да бүләк итте. 
Без дә якташыбызны шигырьләр җыентыгы басылу белән чын күңелебездән котлыйбыз. Аңа яңа иҗадый уңышлар телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев