Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ана даны – Материнская слава” медале белән бүләкләнүчеләргә түләү ике тапкыр арттырылды

Татарстанда "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнүчеләргә акчалата түләү ике тапкыр арттырылды.

Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның шул хактагы Указы көченә керде. Биш бала тәрбияләп үстерүче аналар хәзер 50 мең сум бер тапкыр бирелә торган түләү алачаклар (моңа кадәр 25 мең сум иде). Алты һәм күбрәк бала тәрбияләгән аналарга акчалата түләү һәр бала өчен 5 меңнән 10 мең сумга кадәр арта.

Татарстанда 2005 елда гамәлгә кертелгән "Ана даны - Материнская слава" медале биш һәм күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән (тәрбияләүче), ким дигәндә бер баласы балигъ булу яшенә җитмәгән хатын-кызларга бирелә. Әлеге бүләккә тәкъдим иткәндә ананың үз балаларын тәрбияләүгә намуслы мөнәсәбәте, аларны чын шәхесләр итеп үстерүе исәпкә алына.

Район социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматка караганда, районыбызда күп балалы 19 хатын-кыз "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев