Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Андрей Зиньков – Татарстанның “Ел спортчысы”

Район благочинные, "Алинә" спорт комплексы тренеры Андрей Зиньков "Шәхси үрнәк" номинациясендә "Ел спортчысы" республика премиясе җиңүчесе булды.

18 декабрьдә Казанда 2017 ел нәтиҗәләре буенча традицион "Ел спортчысы" премияләрен тапшыру тантанасы узды. Үтеп баручы елда спортта уңышларга ирешүчеләрне, физик тәрбия үсешенә зур өлеш кертүчеләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүләкләде.

Тантанада Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова да катнашты. Ул Андрей Зиньковны әлеге мәртәбәле җиңүе белән котлады. Ольга Павлова берничә ел элек киокусинкай спорты белән Андрей Зиньков тренерлыгында шөгыльләнүче балаларга татами бүләк иткән иде. Депутат шулай ук А. Зиньков җитәкчелегендәге "Патриот" клубының эше белән даими кызыксынып тора, аларга төрлечә ярдәм күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев