Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Апак халкы үзләре дә тырыш, якташлары да булыша

Район үзәгеннән иң ерак урнашкан Апак авыл җирлегендә халык җыеннары һәрчак бик җанлы, хәтта тавышлырак та үтә иде.

Менә соңгы елларда бу очрашулар үзара аңлашу шартларында, дустанә мохиттә бара, биредә яшәүчеләрдән күбрәк рәхмәт сүзләре яңгырап уза башлады. 

Моның сере дә тирәндә түгел: Апак җирлеге белән дистә елга якын бик булдыклы, тырыш җитәкче Илһамия Әбҗәббарова уңышлы гына идарә итә. Туган авылы өчен җан атып эшләүче  җитәкчене күреп, читтә яшәүче якташлары да аңа төрле яктан ярдәмнәрен тәкъдим итәләр.
Традиция буенча җыен башта Иске Тумбада үтте. Әлеге авыл иге-чиге булмаган урман эчендә урнашкан. Аның табигатенә хозурлану өчен шул якка, билгеле, җәй айларында барып чыгарга кирәк. Тумба халкы урман, болын белән бер дулкында яши. Бу яклардагы җиләк, гөмбәнең иге-чиге юк, диләр. Озак еллар бу авыл халкы юлсызлыктан, Кече Чирмешән елгасы аша күпер булмаудан, сусызлыктан тилмерсә дә, бәлки туган җирен шуңа ташлап китмидер.
 

Иске Тумбада 36 хуҗалыкта 79 кеше генә яши. Шуңа карамастан монда клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, башлангыч мәктәп, почта хезмәткәре бик уңышлы гына эшлиләр. Гомумән, тумбалылар тулы җанлы, актив яшиләр. Биредә зур авылларга үрнәк итеп куярлык күп төрле чаралар уза. 
Авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова үз чыгышында халыкның һәр эштә актив, бердәм булуын билгеләп үтте.  Алар үз инициативалары белән һәр елны диярлек зурлап, Авыл көне үткәрәләр. Бу бәйрәм ял, күңел ачуга гына кайтып калмый –  шул көннәрдә зиратларда төзәтү, җыештырулар оештыралар, яшәми торган өй тирәләре дә чүп үләннәреннән арындырыла – урамнар ямьләнеп кала. Иске Тумбада бит Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исеме алган Кузьма Кириллович Афанасьев яшәгән.

Ул 1966 елда вафат булган, авыл зиратында җирләнгән дә. Аның каберен кадерләп, карап торалар. 
Җыенда клуб мөдире Антонина Соколова үзләре үткәргән чаралар, башкарган эшләре турында чыгыш ясады. Биредә клуб – авыл халкын туплап, аралаштырып тора торган йорт. Чөнки Иске Тумбада кибет юк, әмма монда сәүдә мәсьәләсе бик уңай хәл ителгән – атнага ике тапкыр (чәршәмбе, җомга көннәрендә) автолавка авылга килеп хезмәт күрсәтә. Монда яшәүчеләр аны бик җайлы хезмәт, диләр. 
Иске Тумба җыенында сораулар булмады диярлек. Бер агай гына: “Сыерларны көтүгә яз айлары иртәрәк чыгарасы иде”, – дип теләген җиткерде. Илһамия Әбҗәббарова: “Быел Иске Тумбада электр көтүчесе булачак, терлекләр көтүгә беренче мөмкинлек тууга чыгарылыр”, – дип җавап бирде. 
Апак мәдәният йортында исә ике авыл катнашында җыен узды. Бирегә Каракүлдән дә дистәләгән кешене алып килгәннәр иде.
Авыл җирлеге башлыгының хисап чыгышында күңелсез саннар да аталды. Әйтик, 2022 елда җирлектә 15 кеше бакыйлыкка күчкән, ә ел дәвамында бер генә сабый да тумаган. Бары бер яңа гаилә теркәлгән. Авылларда 564 кеше теркәлсә дә, яшәүчеләр саны 389 кеше генә икән.
Хезмәткә яраклы яшьтәге кешеләрнең 59ы бюджет оешмаларында эшли. Моннан тыш, Юхмачы сөтчелек комплексында, “Хузангай”да, “Кызыл Шәрык-Агро”да 32 кеше хезмәт куя.

Апакта автомобильләргә ягулык салу станциясе эшли, анда алты кеше даими хезмәт урынлы булган.  Яңарак кына газ ягулыгы белән тәэмин итү станциясе эшли башлаган иде. Биредә биш кешегә хезмәт урыны табылган. 
Якташлары Наил Шәфигуллин авылда шиномонтаж цехы ачкан булган. Хәзер ул эшен тагы да киңәйтеп, автомобильләргә ремонт үткәрә, машиналар басып тору өчен мәйданчык ясаган. 
Наил Шәфигуллин – авыл тормышында да актив егет. Ул авыл җирлегенә буш, иясез өйләрне сүтүдә  булыша, юл кырыйларын чиста тотуда ярдәме зур, юлларны тигезләп тора. Ул Апакта авыл көнен үткәрүдә төп иганәче булып катнашкан. 
 

Авыл җирлегенең тагын бер ярдәмчел шәхесе бар: ул –  “Татмелиорация” траст компаниясе генераль дирекоры урынбасары Мансур  Нотфуллин. Мансур ага – “Гайсә” мәчетен ремонтлатуда, янкорма төзетүдә башлап йөргән кеше. Гомумән, Мансур әфәнде авыл җирлеге башлыгы белән еш кына элемтәгә чыгып, аның хәлләрен сорашып, һәрчак ярдәмен тәкъдим итә икән.
 

Апакта үткән җыенда шунда һәм Каракүлдә озак еллар үрнәк гаилә булып гомер итүче парлар түргә чакырылып, җылы теләкләр әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җирлектән өч егет өлешчә мобилизация барышында хәрби хезмәткә озатылган. Җирлек башлыгы үз депутатлары белән мобилизацияләнгән егетләрнең гаиләләрендә булып,  кирәк чакта ярдәмнәрен тәкъдим итәләр икән. Авыл халкы Украинада барган махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү акциясенә кушылып, күп кенә җылы кием, азык-төлек туплап озатканнар.
Авыл җыенында катнашкан район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та җирлектә яшәүчеләргә бу изге гамәлләре өчен рәхмәт белдерде, хәрби якташларыбызның үз бурычларын намус белән үтәп, тизрәк туган якларына исән-сау кайтуларын теләде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев