Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Артем Савинов яшьләр форумында икенче урынны яулады

Үткән җомгада Казанның IТ-паркында V Республика яшьләр форумы финалистларын бүләкләделәр. Конкурста җиңүчеләрнең берсе - Яңа Салман мәктәбе директоры урынбасары Артем Савинов. Әлеге конкурска 10 юнәлеш буенча 4 меңнән артык проект кергән. Артем Савинов эшләгән "Укучыларда коррупциягә каршы торучанлык тәрбияләү программасы Анти-К" проекты "Яшьләр коррупциягә каршы" юнәлешендә икенче урынны алган. Ә...

Үткән җомгада Казанның IТ-паркында V Республика яшьләр форумы финалистларын бүләкләделәр.

Конкурста җиңүчеләрнең берсе - Яңа Салман мәктәбе директоры урынбасары Артем Савинов. Әлеге конкурска 10 юнәлеш буенча 4 меңнән артык проект кергән. Артем Савинов эшләгән "Укучыларда коррупциягә каршы торучанлык тәрбияләү программасы Анти-К" проекты "Яшьләр коррупциягә каршы" юнәлешендә икенче урынны алган. Ә бит бу юнәлешкә 400 гә якын проект тәкъдим ителгән булган. Шулар арасыннан нибары 3 эш, шул исәптән Артем Савинов проекты Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы дипломнары, истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев