Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зур базарны ябалармы?

Базарлы Матакның Кояшлы урамындагы җомга көннәрендә эшләүче базар район халкы өчен бик уңайлы: авыллардан килеп, үз кирәгебезне шуннан сатып алабыз. Язын үсентеләр, кош-корт алу өчен дә бик уңайлы. Әмма шундый хәбәр ишеттек - имеш, базарны ябалар икән. Дөрес сүзме? Ник халык ияләшкән базарның урынын үзгәртергә икән. Безнең өчен бик уңайлы,...

Базарлы Матакның Кояшлы урамындагы җомга көннәрендә эшләүче базар район халкы өчен бик уңайлы: авыллардан килеп, үз кирәгебезне шуннан сатып алабыз. Язын үсентеләр, кош-корт алу өчен дә бик уңайлы. Әмма шундый хәбәр ишеттек - имеш, базарны ябалар икән. Дөрес сүзме? Ник халык ияләшкән базарның урынын үзгәртергә икән. Безнең өчен бик уңайлы, товар төрлелеге белән дә канәгатьләндерерлек базар бит ул.
М.Булатова.
Укучыбыз соравына район башкарма комитеты җитәкчесенең төбәк үсеше буенча урынбасары Ринас Сәлахов җавап бирде.
-Базарны ябу яисә аның урынын үзгәртү турында бернинди карар да кабул ителгәне юк. Аңа әлкилеләр ияләште. Чынлап та, базар авыл халкы арасында кулай бәяләре, товар төрлелеге белән популяр. Ә менә шушы мәйданда машина кую урыны оештыру турында планнар бар. Чөнки җомга көнне биредә бик күп машина җыела, кайберәүләр транспортларын юл буена куя, хәрәкәткә комачаулык тудыра. Ә башка үзгәрешләр якын арада көтелми,-дип ышандыра җитәкче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев