Яңалыклар
Августта нинди һава торышы көтә?
Синоптиклар кызу көннәрне август башында да булачагын җиткерә.
Бүген, мәсәлән, һава температурасы 31 градуска кадәр күтәрелә, явым-төшем дә күзәтелми. Шулай да якын көннәрдә республикада урыны белән һава торышы бозылырга мөмкин - яшен, тизлеге секундына 15 метрга җиткән көчле җил көтелә. Кайбер районнарда боз яву ихтималы да югары.
Август аенда безне нинди һава торышы көтә соң? Явым-төшем, июльдәге кебек нормадан аз булачак. Ә һава температурасы тиешле норма тирәсендә саклана, ди синоптиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев