Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

АВЫЛДАШЛАРЫ ЯНӘШӘСЕНДӘ

9 Май - Җиңү бәйрәме Иске Камка авылында бик җылы рухта, күп кунаклар катнашында үтте. Бәйрәмнең түрендәге урыннар, билгеле, төп геройларга - сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә бирелде. Иске Камка ул яктан әле бәхетле - биредә сугыш кырларыннан сау-сәламәт әйләнеп кайта алган ветераннар Сәмигуллин Шәрифулла Сәмигулла улы һәм Галиуллин Шәрәфетдин Гаяз...

Шәрәфетдин ага 1942 елда сигезенче классны тәмамлый, инде аңарчы ук колхозда эшли башлый. Армиягә аны 1943 елның 7 ноябрендә алалар, Норлаттан поездларга утыртып Ерак Көнчыгышка озаталар. Шәрәфетдин 117 нче артиллерия полкы составында хезмәт итеп, империячел Япониягә каршы сугыша, Төньяк Кореяны азат итешә, медальләр белән бүләкләнеп, туган ягына 1950 елда гына кайтып җитә.
Иске Камка авыл җирлегендә ветераннарны кадерләргә, күңелләрен күрергә тырышалар. Җиңү көнен дә оешкан төстә, күңелле итеп үткәргәннәр биредә. Чираттагы 9 Майны авылдашлары белән каршылаган Шәрәфетдин ага Галиуллинның, Җиңү яулауга үз өлешләрен керткән өлкән буын вәкилләренең гомерләре озын булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 67я годовщина