Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автомобиль тәрәзәләрен караңгылатканда хокукый документларда күрсәтелгән норма һәм таләпләр үтәлергә тиеш

13 апрельдә юл инспекторлары 24 яшьлек егет идарә иткән, тәрәзәләре караңгылатылган автомобильне туктаталар

Тәрәзә пыялалары караңгылаткан автомобиль белән идарә иткән өчен РФ Администратиы хокук бозулар кодексының 12.5 нче статьясының 3.1 нче өлешенә нигезләнеп гаеплегә штраф салына һәм тәрәзәне чистартырга кушыла. Әмма машина йөртүчеләрнең кайберләре моны үтәргә ашыкмый, чөнки караңгы тәрәзәләрне кагыйдә бозуга санамый.

13 апрельдә юл инспекторлары 24 яшьлек егет идарә иткән, тәрәзәләре караңгылатылган автомобильне туктаталар. Тикшерү нәтиҗәсендә машина йөртүченең моңарчы да шундый ук  кагыйдә бозу аркасында җаваплылыкка тартылуы, аңа әлеге техник төзексезлекне бетерү турында таләп куелуы ачыклана. Әмма ул әлеге таләпне үтәмәгән икән. РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.3 нче статьясы нигезендә материал Әлки район судына җибәрелде.

Әлеге статья буенча җаваплылыкка тартылган машина йөртүчегә 2022 елда түбәндәге җәзаны бирергә мөмкиннәр: 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр административ штраф яисә 15 тәүлеккә чаклы административ кулга алу, яисә 40 сәгатьтән 120 сәгатькә чаклы мәҗбүри эшләргә җәлеп итү.

Автомобиль тәрәзәләрен караңгылатканда хокукый документларда күрсәтелгән норма һәм таләпләр үтәлергә тиеш. Әлки районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Рәис Сафин машина йөртүчеләрне кисәтеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм юлларда игътибарлы, сак булырга чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев