Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыр чирдән интегүче ана үзенең улын тәрбиягә алырлык гаилә эзли.

“Россия -1” телеканалында Андрей Малахов алып бара торган “Прямая связь” тапшыруының 15 гыйнвар кичендә булган чыгарылышы аны караган бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр.

Яман чирне Айгөлдә дүрт ел элек ачыклаганнар. Ул шактый вакыт Казандагы онкология үзәгендә дәваланган, операция ясаткан. Әмма бу авыру бик көчле һәм мәкерле шул – сөт бизләре яман шеше инде дүртенче стадиягә җиткән, метастазалары башка әгъзаларга таралган.

 

Табиблар Айгөлдә бу чирнең нәселдән күчүен әйтәләр. Аның әнисе нәкъ шундый диагноз белән биш ел элек 48 яшендә вафат булган.

 

Айгөлнең Әмир исемле алты яшьлек улы бар. Ул аны ялгызы үстерә. “Мине бүген улым турында кайгырту, аның язмышы өчен әрнү-борчылу яшәтәдер дә”,–ди авыр чир белән көрәшүче ана.

Япь-яшь килеш күпме хәсрәт, михнәт кичергән хатын бүген бик авыр хәлдә. Аның яшәргә торагы да, акчасы да юк. Янәшәсендә терәк-таяныч булырлык якыннары булса бер хәл иде. “Әмиргә әти тиешле кеше җүнле бәндә түгел. Мин баламны аңа бирүләрен теләмим”,–ди Айгөл күз яшьләрен сөртеп. Ярый әле әнисенең өлкән яшьтәге апасы булдыра алганча булышып тора икән. Әнисе хастаханәдә булганда Әмир гел аның янында. Тик аның үзенең дә саулыгы шәптән түгел, улы да инвалид. Бер белмәгән кешеләр, Айгөлнең шундый чарасыз хәлдә калуын күреп, аңа ярдәм кулы сузалар, вакытлыча яшәгән фатирына, улының бакчасына түләү өчен акча җыеп бирәләр.

–Миңа бер-бер хәл булса, улым кем кулына калыр дип кайгырам. Балалар йортына эләкмәсен иде. Миһербанлы, әйбәт кешеләр тәрбиягә алсын иде газиземне,–диде Айгөл телевидение тапшыруында.

Тапшыруга Әмир дә килгән иде. Алты яшьлек сөйкемле бу малайның акыллылыгына, олыларча төпле фикер йөртә белүенә сокланмый мөмкин түгел. “Әнием авырмасын, үлмәсен генә. Мин гел аның сүзен тыңлармын, булышырмын. Ә үскәч мин полицейский булам. Зур ак машина сатып алып, әниемне шунда утыртып йөртәм”,–ди Әмир, Ходайдан әнисенә савыгырга ярдәм итүне сорый.

Бу хакта болай җентекләп язуыбызның сәбәбе бар. Айгөл якташыбыз икән бит. Тапшырудан соң элемтәгә чыгып, моны Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров хәбәр итте.

–Айгөлнең әнисе Фәсихова Гүзәлия безнең Иске Камка авылыныкы иде, минем классташым. Ул үлде шул. Хәзер кызында да шундый ук диагноз. Малае бик җәл. Безнең авыл халкы  ике ел инде акчалата да, ашамлыклар белән дә аларга ярдәм итеп торабыз. Авылдашлар җыйган әйберләрне, акчаны мин Казанга шул балакайларга илтеп тапшырам. Бик кызганабыз аларны. Үзебезнең авылныкылар булгач бигрәк тә. Дөрес, Айгөл Казанда туды. Әтисе ташлап китте. Үзенең дә бәхете булмады. Нишлисең, тормыш бу. Язмыштан узмыш юк, диләр бит. Әгәр райондашлар арасында Айгөл белән Әмиргә ярдәм итүчеләр табылса, бик рәхмәтле булыр идек. Алар бигрәк тә акчага мохтаҗ бүген. Бала хәсрәте, илдән аерым кайгы күрмичә яшәргә язсын иде, Ходаем,–ди Фәргать Әсхәт улы.

Аның райондашларга мөрәҗәгатен без дә хуплыйбыз. Авыр хәлгә дучар булган якташларыбыз Айгөл белән Әмиргә булышырга теләүчеләр булса, аны Фәргать Әкбәров аша аларга тапшырып була. Бу эштә без дә арадашчы була алабыз. Мөмкинлеге булганча акчалата ярдәм итәргә теләсәгез, аны редакциягә кертә аласыз. Без тиешенчә рәсмиләштереп Фәргать Әкбәровка җиткерербез. Тамчыдан күл җыела диләр бит. Ә игелек җирдә ятмый ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев