Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айрат Хәйруллин онлайн-кабул итү үткәрә

Дүшәмбе көнне, 24 апрельдә 11.00 сәгатьтә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Думаның аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары,

фракциянең АПК һәм авылның социаль үсеше тармагында закончалыкны камилләштерү буенча эксперт-консультатив советы җитәкчесе Айрат Хәйруллин онлайн-кабул итү үткәрә.
Депутат белән аралашу өчен 24 апрельгә кадәр "Бердәм Россия" төбәк бүлеге сайтында махсус форманы тутырып, соравыңны җибәрергә кирәк. Сорауны онлайн-режимда бирергә дә мөмкин.
Кабул итүнең онлайн-трансляциясе 24 апрельдә 11.00 дән башлап "Вверх" (werh-tatarstan.ru ) һәм "Бердәм Россия" төбәк бүлекчәсе сайтында (tatarstan.er.ru) алып барылачак.
"Хатын-кыз игътибары" кайнар линиясе
26 апрельдә Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә "Хатын-кыз игътибары" дигән беренче кайнар линия оештыралар.
Ул 8.00-19.00 сәгатьләрдә 236-00-71; 236-40-17; 236-40-62 телефоннары буенча эшли. Сорауларның тематикасы: балаларны гомумбелем учреждениеләренең 1 нче сыйныфларына кабул итү; балаларның һәм үсмерләрнең җәйге хезмәтен һәм ялын оештыру. Сорауларга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил җавап бирәчәк.
Май бәйрәмнәрендә өстәмә яллар
Быел биш көнлек эш атнасында 29, 30 апрель, 1, 6, 7, 8 һәм 9 май ял көннәре булачак.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 Май - Җиңү көне. Алар эшләми торган бәйрәм көннәре. Хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, быел шимбәгә туры килгән 7 гыйнвар ял көне 8 майның дүшәмбесенә күчерелә. Шул рәвешле, биш көнлек эш атнасында 29, 30 апрель, 1, 6, 7, 8 һәм 9 Май ял көннәре булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев