Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала тудыру бүлеге мөдире Эма Арсеновнага

Унике ел табиб хезмәтендә, Бай тәҗрибә эштә туплаган. Арыдым дип түгел, уңышлардан, Бер минутка туктап тын калган. Унике ел күпме йокысыз төн, Күпме авыр юллар үтелгән. Бар микән ул сөенечле мизгел, Туар нарасыйны көтүдән. Унике ел күпме сабыйларны, Кабул иткән ана карыныннан. Хезмәтенең уңышларын тоеп, Табиб булганына табынган. Унике ел...

Унике ел табиб хезмәтендә,
Бай тәҗрибә эштә туплаган.
Арыдым дип түгел, уңышлардан,
Бер минутка туктап тын калган.
Унике ел күпме йокысыз төн,
Күпме авыр юллар үтелгән.
Бар микән ул сөенечле мизгел,
Туар нарасыйны көтүдән.
Унике ел күпме сабыйларны,
Кабул иткән ана карыныннан.
Хезмәтенең уңышларын тоеп,
Табиб булганына табынган.
Унике ел изге хезмәттә,
Күпме борчылулар йөрәктә.
Ана, бала исәнлеге өчен
Зур көч, белем кирәк, әлбәттә.
Бала көткәннәргә унике ел,
Зур сөенеч, шатлык китерә.
Ул үзе дә газиз ана булып,
Бер кыз бала һәм ул үстерә.
Сабыйларны алып кулына
Борылып карый үткән юлына.
Шатлык, куанычы йөрәктә,
Унике ел изге хезмәттә.
Марат Хәмитов.
Базарлы Матак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев