Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар иҗаты йортында “Гаилә һәм мәктәп" журналы үткәргән “Йолдызларга омтылып” дигән бәйгегә нәтиҗә ясалды.ФОТО

Анда Казаннан һәм республика районнарыннан килгән сәәтле балалар катнашты. Безнекеләр дә читтә калмады - 38 кыз һәм малай бәйгегә үз эшлзрен тәкъдим иткәннәр.

Бәйге нәтиҗәләрен игълан итү өчен безгә кунаклар - "Гаилә һәм мәктәп" журналы редакторы урынбасары Рифат Каюмов, "Гаилә һәм мәктәп" журналы редакторы Ландыш Насыйхова килгән иделәр.

1961 елның 12 апрелендә Җир әйләнәсе орбитага бортында кеше булган "Восток" корабы чыгарылды. Бу Юрий Гагарин очышы иде. Шуннан бирле 12 апрель илебездә Космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. Шул турыда җыелган балаларның һәм олыларның исенә төшергәч, космос, косимонавтикага багышланган бәйгенең нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Башта кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбпасары Мария Платонова сәламләде. Ә Татьяна Петухова "Синнән башка Җир бушап калды" дигән җыры белән тантаналы һәм дулкынландыргыч рух тудырды.

Юхмачы мәктәбе укучысы Эльзира Шәрипова Юрий Гагарин биографиясенә багышанган иншасын укыды. татар Борнае мәктәбе укучысы Илдар Минсәгыйров районның туган якны өйрәнү музее турында эшен тәкъдим итте.

Балалар иҗаты йортының актлар залында конкурста катнашучыларның "Мин күкне сайлыйм" дигән темага рәсемнәр күргәзмәсе куелган иде. Остәлләрдә "Кораб икән, шундый булсын" дигән конкурста җиңгән макетлар, конкурс темасына иншалар урнаштырылган.

Мария Платонова бәйгедә катнашучыларны котлап, барсына да сертификатлар тапшырды. Мамадыш районыннан Камилә Гәрәеваның, Әлмәттән Әлмирә Мифтахованың, үзебезнең Борискино авлыннан Диана Арнакованың һәм Казаннан Исламия Сабированың рәсемнәре иң яхшылары дип табылды. Кызганың, әмма кулдан ясалган әйберләре белән җиңүчеләр арасында безнекеләр юк. Ә менә Базарлы Матакатн Илдар Минсәгйровның иншасы икенче урынга лаек дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев