Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БАЛАЛАР – ПЛАНЕТАБЫЗ ХУҖАЛАРЫ

 1 июньдә район мәдәният йортында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган зур чара булды.

 Районның барлык авылларыннан җыелган балалар һәм әти-әниләре белән зал тулы иде.

 

Тантана башланганчы мәдәният йорты фойесында балалар өчен төрле уеннар оештырылды. Биредә үк булды­рылган буфетта аларны татлы камыр ризыклары һәм чәй белән сыйладылар.

Аннан соң малайлар-кызлар тама­ша залына чакырылды. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде.

–Безнең иң зур теләгебез – сезнең сәламәт, бәхетле булуыгыз, тәрбияле, укымышлы шәхесләр булып үсүегез. Район җитәкчелеге һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге балаларга белем алу, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга зур игътибар бирә. Менә дигән спорт ком­плексы, бассейн, балалар иҗаты йорты төзелде, мәктәпләр һәм балалар бакча­лары ремонтлана. Укучыларыбызның төрле бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүләр яулавы да бик куанычлы. Әйтик, күптән түгел безнең ватерполистлар су полосы буен­ча Бөтенроссия ярышларында уңышка ирештеләр. Ә һәр бала өчен иң мөһиме – гаилә. Бер генә социаль приют та гаилә җылысын алыштыра алмый. Балаларыбызның һәркайсы әти-әни тәрбиясендә үссеннәр иде,–дип ихлас теләкләрен җиткерде Илнур Юсупов.

Аның сүзләренә “Күркәм башлан­гыч” балаларга ярдәм фонды рәисе Ирина Волостнова да кушылды. Ул са­быйларны бәйрәм белән тәбрикләп, акыллы булып үсүләрен, тормышта үз урыннарын табуларын теләде.

Пенсия фонды район идарәсенең бүлек начальнигы Гүзәл Шувалова икен­че балалары туган бәхетле әти-әниләргә – Базарлы Матактан Кәримовлар, Зәйдуллиннар гаиләләренә һәм Иске Камкадан Шәйхетдиновларга ана капи­талы сертификатлары тапшырды.

Аннан сәхнәгә яшь талантлар – “Созвездие-Йолдызлык” фестива­ле җиңүчеләре чыкты. Татар һәм рус телләрендә күңелле җырлар башка­рып, алар залда утыручыларга күңелле мизгелләр бүләк иттеләр.

Төрле әкият каһарманнары (район мәдәният йорты хезмәткәрләре) исә ба­лалар белән күңелле уеннар уйнадылар, бәләкәй тамашачыларны биеттеләр, бергәләп табышмаклар чиштеләр. Ә соңыннан балаларның һәркайсына “Күркәм башлангыч” Хәйруллин хәйрия фонды бүләкләре – тәм-том тулы пакетлар таратылды. Малайлар- кызлар бәйрәмнән зур канәгатьлек белән таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев