Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланы уллыкка алганда бер мәртәбә түләнә торган пособие күпме?

 Россия Федерациясе Татарстан Республикасы бүлегечәсенең Әлки районы пенсия фонды уллыкка бала алган гражданнарга бер тапкыр түләнә торган пособие турында искәтөшерә.

Баланы уллыкка алучы, баланың опекуны, попечителе яисә тәрбиягә алучы ата-анага бер тапкыр түләү бирү каралган.

Түләү күләме уллыкка алынган һәр бала өчен 20 472,77 сум, әгәр уллыкка алынганбалага  8 яшь тулган яисә ул инвалид булган, яки гаиләгә берьюлы берничә бертуганнар алынган очракта, түләүһәр бала өчен 156 428,66 сумтәшкилитә.

"Пособиегә хокукны раслаучы документлар һәм гариза белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моны уллыкка алу турында суд карары, опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яки попечительлек билгелә үтурында карар яисә баланы гаиләгә алу турында килешү үзкөченә кергән көннән алып 6 ай эчендә эшләргә кирәк”,- дип билгеләп Россия Федерациясе Татарстан Республикасы бүлегечәсенең Әлки районы пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галлямов.

Пенсия фондына гаризаны почта аша да җибәрергә мөмкин. Документларның – уллыкка алынган баланың туу турында таныклыгың, баланы уллыкка алу турында суд карары күчермәсе, баланы опекага алу турында документның күчермәләре нотариаль расланган булырга тиеш.

Пособие билгеләү турындагы карар гариза бирелгән һәм Пенсия фондына мөрәҗәгать итүченең кирәкле белешмәләре һәм документлары кергәннән соң  10 эш көне узганчы чыгарыла. Пенсия фондына оешмалардан белешмәләр яки  мөрәҗәгать итүчедән түләүгә хокукны раслый торган документлар килеп җитмәгән очракта, гариза буенча карар кабул итү срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин.

Пособие түләүне билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң, акча 5 эш көне эчендә түләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев