Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Банктагы акчаларны алырга кирәкме? Банк җитәкчеләре җавап бирә

Банктагы акчаларны алырга кирәкме? Бу сорауга район үзәгендәге банклар җитәкчеләре җавап бирә

 

 

Соңгы көннәрдә мәгълүм вакыйгалар белән бәйле рәвештә газета укучыларын мондый сораулар борчый: банкта саклана торган акчаларны нишләтергә, алар белән нинди хәл булырга мөмкин, счетларны “катырып” куймаслармы?

 

Ольга Сафина, АК БАРС банкының райондагы сатулар офисы җитәкчесе:

–Рәсми чыганакларга гына ышанырга киңәш итәм. Безнең банк гадәти режимда эшли. Акча средстволары клиентларыбызның барысына да – физик затларга да, юридик затларга да тулы күләмдә бирелә. Банк аларның сакланышын һәм якланышын гарантияли.

Вкладлардагы акчаны алуның бернинди файдасы юк, чөнки мондый очракта клиентларыбыз процентларны югалталар. Мондый сорау да бар: “Акчаны өйдә саклау ышанычлыракмы?” Әгәр янгын чыкса яисә өегезгә карак кереп, намуслы хезмәт белән эшләп тапкан акчаларыгызны урласа? Билгеле инде, акчаларны банкта саклау – иң яхшы вариант.

Узган атнада кайбер әлкилеләр карточкадагы акчаларын алуны өстен күрделәр.  Бу очракларның берсендә дә кыенлыклар тумады. Банкоматлар гадәти режимда, тәүлек әйләнәсе эшли. Вкладлардан акча средстволарын алу буенча гаризалар кермәде, кәгазь акча алу кирәк булганда без офисыбыз кассасыннан 100 мең сумга кадәр акчаны бирә алабыз. Зуррак сумманы инкассаторлар китерә.

 

Рифкать Билалов, Россия Саклык банкының өстәмә офисы җитәкчесе:

–Кайбер җавапсыз массакүләм мәгълүмат чараларында банктан акча алу мөмкин түгел, дигән мәгълүмат басылды. Бу дөрес түгел. Барлык банкоматлар да көндәлек режимда эшли.

Ажиотаж булмасын өчен без ял көннәрендә дә эшләдек. Әмма беркем дә зур сумма акча алырга теләп мөрәҗәгать итмәде. Безнең банкта акча җитәрлек күләмдә бар. Узган атнада ике клиентыбыз долларларда салынган акчаларын алдылар. Әмма бу гадәти күренеш. Евроларда саклана торган акчаларны беркем дә алмады. Күп кенә банклардагыча бездә дә 100 мең сумнан күбрәк акча алдан җибәрелгән заявка буенча бирелә.

Әлкилеләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә: тикшерелгән мәгълүмат чараларына гына ышаныгыз. Акчагызны кирәге чыккач кына алыгыз. Банкта акчалар ышанычлы саклана, вкладлар иминиятләштерелгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев