Ул тормыш юлдашы белән бергә Базарлы Матакның Балалар иҗат йортындагы 717 нче сайлау участогына килде. Бюллетеньне алгач, ул тиешле дип санаган сайлауны ясады.
-Россия Президентын сайлауда катнашу бик мөһим. Бүген без дәүләт башлыгын гына түгел, ә тулы бер ил, аның халкының, үзебезнең киләчәгебезне сайлыйбыз. Мин үз тавышымны бирдем. Әлеге язмышыбызга йогынты ясарлык вакыйгада сезне дә катнашырга чакырам, -диде Александр Федорович.
Нет комментариев