Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Батырларча һәлак булган рядовой Владимир Толстов белән хушлашу митингы булды

26 апрель көнне Чуаш Борнаенда Украинада махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган рядовой Владимир Николаевич Толстов белән хушлашу митингы булды. 

Ни кызганыч, бу авылда бер үк йорттан икенче хәрбине җирләдек. Мартта шушы өйдә туып үскән лейтенант Иван Валерьевич Дулатов белән хушлашкан идек. Иванның бертуган апасы Наталья Валерьевна Толстова гаиләсенә дә кайгылы хәбәр килгән. Хәзерге вакытта Тольятти шәһәрендә яшәүче Толстовлар уллары Владимирны туган авылларында җирләргә дигән карарга килгәннәр.
Соңгы юлга Владимир Толстовны олы мәртәбә күрсәтеп озаттык. Матәм чарасында район җитәкчеләре, республика хөкүмәте вәкилләре, Владимир Толстовның хезмәттәшләре, авылдашлары катнашты. Солдатны соңгы юлга почетлы хәрби каравыл һәм оркестр озатып барды.
Мәрхүм белән хушлашу церемониясе Чуаш Борнае мәктәбе каршында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга куелган һәйкәл янында үтте.
Сүз район башлыгы Александр Никошинга бирелде.
–Бүген без Россия Федерациясе һәм тыныч яшәүче халыкны яклап һәлак булган разведчик-снайпер Владимир Николаевич Толстов белән хушлашырга җыелдык. Кызганыч, республиканың Украинадагы махсус операциядә югалтулары дәвам итә. Без Владимир Николаевичның үлеме турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул иттек. Николай Леонидович, Наталья Валерьевна, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итеп алыгыз. Кайтарып булмаслык бу югалтуны без сезнең белән бергә хәсрәтләнеп кичерәбез,–диде район башлыгы һәм батыр солдатны искә алу өчен бер минутлык тынлык игълан итте.
Матәм митингында Республика Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев чыгыш ясады:
–Хөрмәтле Николай Леонидович, Наталья Валерьевна, мәрхүмнең туганнары! Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, шәхсән үз исемемнән ихластан кайгыгызны уртаклашам. Владимир Толстов безне һәм Ватаныбызны саклап геройларча һәлак булды. Мин сезгә бу көннәрдә сабырлык телим, бу югалту бик тә үкенечле һәм хәсрәтле... Татарстанның лаеклы улының авыр туфрагы җиңел булсын,–диде ул.
Аннан сүз республиканың Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровка бирелде.
–Без тирән хәсрәт кичереп килдек бирегә. Ватаныбызның киләчәк язмышы өчен гомерен биргән лаеклы улыбызны югалттык. Аңа бит яңа гына 21 яшь тулган. Владимир Николаевич Россиянең, шулай ук Әлки районының горурлыгы. Татарстан хөкүмәте һәм үз исемемнән туганнарының тирән хәсрәтләрен уртаклашам,–диде министр.
Владимир Толстов турында истәлекләре белән ул хезмәт иткән часть вәкиле майор Андрей Ваймер уртаклашты:
–Сугышчан хезмәттәшеңне югалту бик авыр. Дустыбызга нибары 21 яшь кенә иде. Ул безнең өчен Вова иде. Вова дип атадык аны, чөнки бик юмарт, хәлгә керә белүчән кеше иде ул. Күзләреннән ук нинди әйбәт кеше булуы аңлашыла иде. Шулай ук без аны Владимир Николаевич буларак та хәтердә сакларбыз. Беркем артына качмыйча, алгы сафта сугышты, батырлык кылды. Ул Батырлык орденына тәкъдим ителде. Дустыбыз моңа бик тә лаек иде. Аның якты хатирәсе күңелләребездә озак сакланыр,–диде ул.
Мәрхүмнең туганнары, якыннары исеменнән Василий Ермолаев сүз алды.
–Без соңгы вакытта Владимирның үлеме турындагы хәбәр дөрес булмасын иде, дигән өмет белән яшәдек. Әмма могҗиза булмады – улыбызны, туганыбыз һәм энебезне, оныгыбызны югалттык. Тормыш законнары бозылды: әти-әни балаларын җирләргә тиеш түгел иде бит. Барлык туганнар исеменнән Вовабызны соңгы юлга озатырга килгән һәр кешегә рәхмәт әйтәм. Авыр чакта сез безгә терәк булдыгыз,–диде ул.
Әфганчы-интернационалист Петр Чулков үз чыгышында:
–Ватанны саклаучы дигән профессия бар. Владимир Николаевич аның бик кыен, җаваплы буласын белә торып шул юлны сайлады. Үзенең антына тугры калып, ул гомерен корбан итеп Ватан алдында бурычын үтәде. Якташыбыз хәтеребездә батырлык үрнәге булып сакланыр,–диде ветеран.
Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев та Владимир Толстовның герой егет булуын билгеләп узды.
 - Разведчик хезмәтенең ни дәрәҗәдә җаваплы да, куркыныч та булуын яхшы аңлыйбыз. Мондый хезмәтне чын ир-егетләр генә сайлый ала. Владимир Толстовның лаеклы исемен мәңгеләштерү өчен бөтенесен эшләргә ышандырабыз,–диде ул.
Владимир Толстов Чуаш Борнаеда абыйсы Иван Дулатов белән янәшә җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев