Базарлы Матак “Ана даны” паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде
8 июльдә, җәй юмарт кына үзенең яктылыгын һәм җылылыгын бүләк иткән көнне, илебез иң матур бәйрәмнәрнең берсен – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә. Бу көнне, бөтен ил буенча, гаилә учагын, еллар дәвамында бер-берсенә булган иң нечкә изге хисләрен саклый алучыларга, үсеп килүче буынга лаеклы үрнәк күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләре яңгырый. Безнең Әлки җирендә дә шундый бик күп гаиләләр бар, һәм аларның һәркайсының тарихы аерым бәян итүгә лаек. Күп балалы династияләр, гаилә юбилярлары, герой-сугышчыларның әти-әниләре – һәрберсе бәхет һәм үзара аңлашуның гомуми картинасына үз өлешен кертә.
Шушы июль көнендә “Ана даны” паркы чәчәк аткан бакчага әйләнде. Монда, агачлар күләгәсендә, инде күп еллар йөрәкләре бер булып типкән кешеләр дә һәм әле үзенең мәхәббәт тарихын язарга гына әзерләнүчеләр дә җыелды. Чарада катнашучлар зур канәгатьлек белән районның ныклы терәге, төп байлыгына әверелгән иң күркәм гаиләләрне хөрмәтләделәр.
“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен”
Сәмигуллиннар гаиләсенең ике йорты бар: берсе – капка төбендә агачлар үскән йорт, икенчесе – мәктәп кыңгыравы даими яңгыраган урын. Алар үзләренең ул һәм кызын гына түгел, меңләгән башка балаларны да тәрбияләделәр, аларның һәркайсы чын тугрылыкның кечкенәдән – үз эшеңә һәм янәшәдәге кешегә булган мәхәббәттән башлана икәнен белә. Аларның уртак тормышы бергә яшәлгән еллар саны белән генә түгел, ә дәфтәрләр өстендәге йокысыз төннәр, беренче ачышларның дулкынландыргыч минутлары һәм башкаларга кирәк булуның да бәхет икәнен аңлау белән сыналды. Һәм, шулай итеп, бүген “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленең яңа кавалерлары барлыкка килде – Чиябаштан Сәмигуллиннар гаиләсе. Илфат Зәйнулла улы һәм Энҗе Рәүф кызының иңнәрендә – 34 ел бергә тормыш итү һәм 62 ел педагогик хезмәт стажы – гаилә һөнәр белән бербөтенгә әйләнгән, ә мәхәббәт төп этәрү көченә әверелгән тулы бер чор.
Аларның язмышы Ватан язмышы белән тыгыз үрелгән
Бәйрәм кунаклары арасында яшь Федониннар гаиләсе дә бар – Никита белән Айсылу күптән түгел генә никахларын теркәп, йөрәкләрен мәхәббәт һәм тугрылык җепләре белән бәйләделәр. Бүген Ватан сагында торучы Никита сөеклесе янында кыска вакытлы ялда, ә бу – яшь пар өчен иң зур бүләк. Аларның уртак тормышы әле башланып кына килә, әмма инде иң мөһиме – бергә булу, бер-береңне саклау һәм барлык авырлыкларны кулга-кул тотынып җиңү теләге бөреләнгән.
Алар янында инде күп авырлыклар кичергән тагын бер гаилә – Савелий һәм Ольга Гордеевлар. Савелий Юрьевич – өлкән лейтенант, взвод командиры. Аның батырлыгы, ныклыгы һәм антына тугрылыгын “Хәрби батырлык өчен”, «Георгий Жуков”, “Махсус хәрби операциядә Җиңүгә керткән өлеше өчен” медальләре белән бәяләгәннәр. Ә аның артында – ышанычлы тыл, тугры тормыш юлдашы, ул көтә һәм рух ныклыгын сакларга ярдәм итә.
Виталий һәм Антонина Абасевлар – Әлкинең иң җылы сүзләргә лаеклы тагын бер данлыклы гаиләсе. Виталий Валерьевич – батыр сугышчы. Фронтта үз бурычларын үтәгән вакытта, ул тормышын кискен үзгәрткән авыр яра ала. Бүген ул хәрби хезмәттән азат: аңа икенче төркем инвалидлык бирелде. Ләкин кыю ир рухын төшерми, кулын салындырмый, һәм моңа аның холкы гына түгел, ә тормыш иптәше дә зур өлеш кертә. Аларның гаиләсе чын мәхәббәтнең шатлыкларда гына түгел, ә хәсрәт һәм авырлыкларда сыналуы турында искәртә һәм алар бу очракта лаеклы үрнәк булып торалар.
Виктор һәм Надежда Сизовларның бер юлдан атлавына – 45 ел – күп мәшәкатьләр һәм кайгыртулар, авырлыклар һәм шатлыклар белән тулы бер гомер. Алар йортында тугыз бала үскән. Бүген Сизовларның өч улы, корал тотып, Ватанны махсус хәрби операция зонасында яклый.
Николай һәм Елена Хвостовларның гаилә стажы – 24 ел. Бу еллар эчендә алар ир белән хатын гына түгел, ә чын командага әйләнеп, бергәләп күп кенә сынаулар аша узган. Аларның тормышы да мәктәп, балалар укыту һәм тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән. Николай Владимировичның мәгариф системасын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнде. Бүген аларның улы махсус хәрби операциядә намус һәм кыюлык белән хәрби бурычын үти.
Чараны оештыручылар сәхнәгә аеруча җылы итеп Любовь Кузнецованы – җиде бала тәрбияләп үстергән ананы чакырдылар. Аның улларының берсе бүген – махсус хәрби операциядә –алгы сызыкта. Ул көтә, ышана һәм, аның исән-имин әйләнеп кайтуы өчен, дога кыла.
Бу бәйрәм көнендә зур игътибар Әбрар һәм Гүзәл Хәсәнҗановлар гаиләсенә дә юнәлдерелде. Ир белән хатын, һәрберсендә кечкенәдән спортка мәхәббәт тәрбияләп, биш ул үстергән. Җитезлек, дисциплина һәм команда рухы – алар йортында һәрвакыт хакимлек итүче сыйфатлар. Бүген Хәсәнҗановларның бертуганы шулай ук сугышта хәрби бурычын үти.
Тагын бер соклангыч пар – Әсхәт һәм Екатерина Гәрәевлар. Алар – 59 ел бергә. Бу нык һәм сабыр гаиләдә өч ул – намуслы, ышанычлы, үзен һәм башкаларны кыерсытуга юл куймаячак егетләр үскән. Аларның берсе бүген фронтта – ил язмышы хәл ителгән урында көрәшә.
Түбән Колчуринодан Николаевлар да – мәхәббәтләре хәзерге вакытта ара ераклыгы белән сыналучы шундый ук гаилә. Екатерина Евгеньевна өч бала тәрбияли һәм ире Юрийны сабырлык белән көтә, ул исә – Ватан сагында.
Нәзирә Бойкова да үз халкының чын сакчысын үстергән ана. Аның улы Владимир өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә алынган. Бәрелешләр вакытында яраланып, бүген госпитальдә дәвалана. Аңа тизрәк савыгу телибез.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Ханбиков барлык бу гаиләләргә, район үсешенә керткән саллы өлешләре өчен, җылы рәхмәтен белдерде һәм һәркайсына исәнлек-саулык, үзара аңлашу һәм бәхет теләде.
–Татарстан Республикасы һәрвакыт үзенең ныклы йолалары, гореф-гадәтләре белән дан тотты. Нәкъ менә гаиләдә без өлкәннәргә хөрмәт, туган җиргә мәхәббәт, тырышлык һәм тамырларыбызга –алдагы буыннарга тугрылык тәрбиялибез. Бу – үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне бәйләүче күренми торган җеп, ул безне көчлерәк итә һәм чорлар әйләнешендә кабатланмаслыгыбызны сакларга мөмкинлек бирә”, – дип ассызыклады Булат Җәгәфәр улы.
Йортлары – шәҗәрә агачы
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә балаларына тормыш бүләк итүче һәм лаеклы буын тәрбияләүчеләргә аеруча зур хөрмәт күрсәтелде. “Күп балалы гаиләләр – ул җәмгыятьнең гади кечкенә оячыгы гына түгел, бу – чын династияләр, анда мәхәббәт һәр бала саен арта бара, ә хезмәт уртак шатлыкка әйләнә”, – диде Булат Ханбиков, истәлекле бүләкләр тапшырганда.
Ленар һәм Галина Закировлар – биш бала әти-әнисе. Аларның йорты – бәхет утравын хәтерләтә, анда тормыш кайнап тора һәм балалар ның шат тавышы ишетелә. Биш бала ул – зур җаваплылык кына түгел, ә ир белән хатынның чиксез шатлыгы да. Алар һәр баланы җылылык, кайгырту һәм акыллы киңәшләрен биреп үстерәләр.
Базарлы Матак авылында Сергей һәм Анна Чумановларның гаҗәеп гаиләсе яши. Анда биш бала тәрбияләнә, әти-әниләре аларга иң мөһимен – туган җиргә мәхәббәтне, хезмәткә хөрмәтне һәм гаилә традицияләренә тугрылыкны бүләк итәләр. Аларның үрнәге бүгенге заманда да күп балалы гаиләнең ныклы һәм бәхетле була алуын күрсәтә.
Яңа Әнҗерәдән Рәшит абый һәм Румия апа Гайнуллиннар – гаилә кыйммәтләренең чын сакчылары. Аларның никахына – 49 ел – ярты гасырга якын тату һәм килешеп яшәлгән тормыш. Алар җиде бала үстергәннәр, шуларның икесе – тәрбиягә алынган. Ә бүген шундый ук ярату белән 11 онык һәм 10 оныкчыкны үстерергә ярдәм итәләр.
Иске Әнҗерәдән бәйрәмгә Рубин Гаяз улы һәм Әсхәдә Котдус кызы Борһановлар гаиләсе килде. Әле кичә генә, 16 июльдә, алар бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр! Аларның төп байлыклары – үзләренең биш һәм тәрбиягә алынган ике бала. Һәм аларның һәрберсе әти-әниләре өчен бертигез кадерле.
Гаилә юбилярлары
Шул ук көнне Булат Җәгәфәр улы истәлекле бүләкләрне озак еллар бергә яшәп, гомер буена бер-берсенә җылылык һәм хөрмәт саклаганнарга да тапшырды.
Чакырылучылар арасында уртак тормышның 60 еллыгын бәйрәм итүче Наил һәм Исламия Заһидуллиннар гаиләсе дә бар.
Александр һәм Раиса Долгушовлар исә никахларына 55 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Харис һәм Фирая Хисмәтовлар (аларның гаилә стажы 40 елны тәшкил итә) – бүген дә ныклы нигезләргә һәм традицияләргә тугрылык үрнәге булып торалар.
Илгиз һәм Гөлүзә Минсәгыйровлар, 35 ел дәвамында туй көнендә кабызган җылы учакны саклап, бәхетле гомер кичерәләр.
Петр һәм Наталья Рыковлар сигез бала тәрбияләп үстергәннәр, шуларның өчесе – тәрбиягә алынган. Аларның 30 ел бергә үткән гомере – мәхәббәт һәм сабырлыкның якты үрнәге.
Күркәм юбилярлар исемлегендә Виктор һәм Елена Абасевлар да хөрмәтләнде.
Александр һәм Татьяна Теличколар 48 ел бергә яшәүләрен билгеләп үтте.
Алексей һәм Людмила Емельшиннар – 36 ел бергә. Алар өч бала үстергәннәр һәм хәзер сигез оныкларын яратып тәрбиялиләр.
Наил һәм Миңсылу Гайнетдиновларның таш туйлары – 33 еллык бәйрәмнәре. Аларның гаиләсендә өч бала һәм дүрт онык үсә.
Касыйм һәм Гүзәлия Зыятдиновлар – актив җәмәгать эшлеклеләре, үсеп килүче буын өчен үрнәк.
Юбилярлар арасында педагогик гаилә – Илнур һәм Гүзәлия Фәйзуллиннар да бар. Балаларга хөрмәт һәм үзара ярдәм аларның иң зур кыйммәтләренә әйләнгән.
Максим һәм Альбина Муштаковлар – бадминтон буенча тренер-укытучылар. Аларда тәрбияләнүчеләр – Бөтенроссия һәм республика ярышлары призерлары.
Әхәт һәм Рузалия Игъламовлар 26 июньдә бергә яшәүләренең 40 еллыгын билгеләп үткәннәр. Аларның гаиләсе авылдашлары арасында хөрмәтле урын били.
Юбилярларны зурлау Роберт һәм Гөлүсә Галиевларның нык, тату гаиләсе хөрмәтләү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев