Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Базарлы Матак авыл җирлегендә юлларны төзекләндерү өчен 200 мең сум акча каралган

Базарлы Матак авыл җирлеге территориясендә 67 урам юлы бар.

Көчле салкыннар, кар катламы барлыкка килү, озакка сузылган эрүләргә алмашка бозлавык барлыкка килү  – юлның өске катламына зыян килүне арттыра. 

Машина юлларын нәтиҗәле карау ул – транспорт чараларының куркынычсыз һәм даими йөрүен булдыруга юнәлдерелгән чаралар. Аңа юлларны, җәяүлеләр тротуарларын, күперләрне чистарту керә. Авыл җирлеге башкарма комитетлары җирле әһәмияттәге юлларны кышкы чорда карауга килешүләр төзиләр. 

Җәй айлары – асфальт-бетон катламны ремонтлау өчен иң кулай чор.  Әлеге чорда урам юлларын карауга юл билгеләрен алмаштыру, юл кырыйларындагы үләнне чабу, җәяүлеләр кичүлекләренә юл сызыклары төшерү, тизлек чикләгечләр урнаштыру, юлны күрергә комачаулаучы куак һәм агачларны кисү дә керә. 

Транспорт чаралары һәм җәяүлеләр куркынычсызлыгын булдыру – иң беренчел бурыч итеп куела. 
Агымдагы елда район үзәгендәге ватылган, чокырлар барлыкка килгән юлларны 300 мең сумга ремонтлау ниятләнелә.  Крайнов, Мәктәп, Базар, Муса Җәлил, Ленин, Советская урамы юлларындагы чокырлар тигезләнәчәк. Шулай ук 300 мең сумга түбәндәге юл эшләрен оештыру буенча аукцион үткәреләчәк:

–    юл сызыклары, уртадагы аеру сызыгын, җәяүлеләр кичүләрен, тизлек чикләгечләрне төшерү.

Юл кырыйларындагы полосаларны карау һәм төзекләндерү өчен 200 мең сум акча каралган.
Бүгенге көндә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе үзәк район хастаханәсе каршына “Тукату тыела” юл билгесен кую мәсьәләсен карый. Чөнки юл кырыенда тукталган машиналар хәрәкәтне кыенлаштыра һәм авария килеп чыгу куркынычын тудыра. 

Моннан тыш, мәктәп урнашкан Октябрьнең 60 еллыгы урамы аерым игътибар сорый. Әлеге урам тар, анда җәяүлеләр тротуары бар, шуңа да транспорт чараларына йөрү өчен урын тар кала. Шуңа да биредә бер яклы хәрәкәт булдыру мәсьәләсе карала. 
Руслан Морадымов, район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия рәисе. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев