Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенә ашыгыч ярдәм автомобиле кайтты

Күптән түгел Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе булды.

Анда Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко табибларга 24 медицина автомобиле алуга сертификатлар тапшырды. Алар исәбендә: 17 – ашыгыч медицина ярдәме машинасы, 5 – “Лада Гранта” җиңел машинасы, 1 – “Газель Некст” микроавтобусы һәм “КамАЗ” базасында тулы бер мобиль дәваханә. 
Безнең районга да заманча медицина җайланмалары белән җиһазландырылган һәм тиз арада табиблык ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирүче ашыгыч ярдәм автомобиле кайтарылды. Бүгенге көндә районның үзәк хастаханәсендә 13 автомобиль кулланыла.  Шуларның 4 се – “Ашыгыч ярдәм” машинасы (яңа бирелгәнен дә исәпкә алып) һәм 9 ы – “Ларгус” автомобиле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев