Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак урта мәктәбе коллективы “Җиңү вальсы” акциясе үткәрде. ФОТО

​​​​​​​8 май иртәсендә дәресләр башланганчы ук, Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Үзәк паркта “Җиңү вальсы” дигән акциягә җыелдылар.

Кулларына ак шарлар тоткан, бәйрәмчә киенгән, күкрәкләренә  Җиңү бәйрәме символы – Георгий тасмасы таккан 600 гә якын кешенең урам буйлап килүе үзе үк искиткеч тәэсирле, дулкынландыргыч күренеш булды.

Укучылар парк трибуналарына менеп бастылар. Ә сәхнәгә алып баручы кызлар чыгып, бирегә ни өчен җыелуларын аңлаттылар. Бөек Җиңүнең 73 еллыгын шулай бергәләп тантаналы итеп  билгеләп үтәргә булган мәктәпнең зур һәм бердәм коллективы. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, “Җиңү көне” җырын бергәләп башкардылар, талгын көйгә кушылып, егетләр һәм кызлар төркеме вальс биеде. Ә соңыннан балалар кулларындагы ап-ак шарларны һавага очырдылар. Май иртәсенең аяз зәңгәр күгендә ак шарлар илебездә тынычлык хөкем итсен, халкыбыз имин яшәсен, балаларның киләчәге аяз булсын дигән өмет билгеләре булып балкыдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев