Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакның балалар бакчалары, укучылар иҗаты йорты, мәгариф идарәсе коллективлары концерты

Район мәдәният йортында Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган отчет концертлар дәвам итә.

  Халык сәнгатен популярлаштыру, мәдәни традицияләрне, тарихи истәлекләрне саклау максатында уздырылган әлеге концертның чираттагысын Базарлы Матакның балалар бакчалары, укучылар иҗаты йорты, мәгариф идарәсе коллективлары күрсәтте. 

 

ФОТОРЕПОРТАЖ


Тамаша залы тулы диярлек иде. Бусы сөендерә, чөнки пандемия чорында күпләр өйдә генә утырырга күнекте, кеше күп булган кичәләрдән читләште бит.
Концертка балаларын алып килүчеләр дә бар иде. Бусы инде сабыйларның тәрбиячеләренә һәм няняларына көч һәм кыюлык өстәгәндер. Иҗади коллективлар ут чыгарып биеделәр, моңлы һәм шаян җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, тамашачыны уйландырдылар да, көлдерделәр дә. Концертны ике телдә Миләүшә Фәхриева белән Александр Елисеев алып бардылар. Сәхнәгә беренче булып “Каенкай” балалар бакчасының хореография төркеме чыкты һәм татар биюе күрсәтте.  Бик матур халык киемнәре кигән биючеләрнең чыгышы истә калырлык булды, оста башкарылышы белән сөендерде. Тамашачылар да гөрләтеп кул чаптылар. Аларга шулай ук “Ромашка” бакчасы әзерләгән “Иван Купала”, “Теремкәй” бакчасы коллективы башкарган “Су буенда” биюләре дә ошады. “Салават күпере” бакчасы коллективының фонарьле биюләре дә кызыклы иде. Кап-караңгы залда моңлы җыр яңгырады, биючеләрнең салмак хәрәкәтләре таң калдырды. Моңарчы шундый биюләрнең булганы юк иде әле. “Каенкай” бакчасы коллективы биюле  флешмоб күрсәтте.
Җыр яшәргә һәм төзергә булыша, диләр бит. Матур җыр көе кешене тынычландыра да, йөрәгенә дәрт тә өсти ала, ә мәгънәле сүзләре хыялланырга, яхшылыкка ышанырга, өметне югалтмаска өйрәтә. Менә “Каенкай” балалар бакчасы педагоглары әзерләгән “Тавах сана” композициясе дә тамашачыларны битараф калдырмады. Музыка укытучысы Александр Елисеев башкарган “Тәрбияче гимны”на, гаҗәеп матур тавышлы Гөлия Мәрдиева чыгышына тамашачылар озаклап кул чаптылар.  
Һәркем өчен дә газиз сүз  – Туган тел. Ул безне хыялланырга, җор телле булырга өйрәткән. Әкиятләребезне табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле җырларыбызны туган тел аша ишетәбез. Шул бөек сүзгә багышланган “Туган телем яки чын татар гамәле” исемле әсәрне “Теремкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Рәзинә Гарипова күңелдә тирән эз калдырып, мәгънәле итеп башкарды. 
Концерт программасында шаян скетчлар да бар иде. Әйтик, балалар иҗаты йорты коллективы әбисе белән оныгының бер үк көндә кияүгә чыгулары турында сәхнә күренеше әзерләгән. Залда утыручылар аны карап чын күңелдән көлделәр, гөрләтеп алкышладылар. Бер сүз белән әйткәндә, концерт бик әйбәт булды, аның программасында искә алып сөйләрлек чыгышлар күп иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев