Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакның Изге Троица гыйбадәтханәсе күп балалы гаиләләргә азык-төлек ярдәме ясады

Базарлы Матакның Изге Троица гыйбадәтханәсе Әлки һәм Спас районнарының күп балалы гаиләләренә чираттагы тапкыр азык-төлек ярдәме ясады. 

 
“Әзкеремлеләргә азык-төлекләтә ярдәмне оештыру” – Президент грантлары фонды исеме астында дәүләт ярдәм иткән мәхәллә гранты нәкъ менә шулай атала. Аны чиркәү хезмәткәрләре Әлки һәм Спас районнарындагы азык-төлек челтәрләре белән бәйләнештә эшләп алып бара. 150 дән артык гаилә (аларның күбесе күп балалы) ике төрле ит тушенкасы, он, ярма һәм үсемлек майларыннан әзерләнгән азык-төлек җыелмасын даими алып торалар. 
Азык-төлек исә грант акчасына “Хузангай” җәмгыятеннән сатып алынган. Аның җитәкчелеге икътисадый тирбәлешләр булып тору сәбәпле даими рәвештә акча арзанаюга карамастан, гыйбадәтханә сатып алган азык-төлеккә бәяне күтәрми. “Кризиска каршы чор” дәүләт программасында балалы гаиләләргә ярдәм беренче урынга куелган. Шулай ук дәүләт коммерцияле булмаган оешмаларга ышанычын да күрсәтте. Алар арасында Базарлы Матакның Изге Троица гыйбадәтханәсе дә бар. Нәтиҗәдә, ул  Президент гранты фонды бүлеп биргән акчага азык-төлек ярдәмен оештырырга мөмкинлек бирде.
Әлки районында, ярдәм күрсәтү өчен, әзкеремлеләр өйләренә руханилар үзләре килә. Анда исә азык-төлек пакетлары алуга кирәкле кәгазьләргә кул куела. Әлеге ярдәм кысасында Спас районының Болгар шәһәрендә азык-төлек склады булдырылган.  Анда әзкеремлеләр азык-төлек кенә түгел, ә кием-салым ярдәме дә ала. Әлеге ярдәм гуманитар ярдәм фондыннан булып, ДОСААФ бинасы складында урнаштырылган. Спас районында үзәккә килә алмаучы гаиләләргә кием-салымны өйләренә китереп бирәләр.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев