Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакның “Шәүкәт” мәчетендә малайлар һәи ир-егетләр арасында азанны иң яхшы әйтүчегә бәйге үткәрелде

  Базарлы Матакның “Шәүкәт” мәчетендә малайлар һәи ир-егетләр арасында азанны иң яхшы әйтүчегә бәйге үткәрелде.

 

Жюри составында район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев һәм Казанның “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсе шәкерте Булат Шәмсетдинов иде.

Җәйге каникулда дәү әнисе белән дәү әтисенә кунакка кайтучы унбер яшьлек Муса Миңгалиев иң яхшы азан әйтүче дип табылды. Аңардан әз генә калышып, икенче урынга Базарлы Матакта яшәүче Илназ Зыятдинов (14 яшь) лаек булды, ә өченче урын Түбән Камадан булган Самир Мөбәрәкшинга бирелде. Район үзәгендә яшәүче Гадел Борханов (11 яшь) дүртенче булды.

Бәйгенең иң мөһим шарты азанны (намазга чакыру) татарчалаштырып, матур тавыш белән әйтү иде. Бәйгедә җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә лаек булды. Ә азан әйтүдә исә барлыгы 20 бала катнашты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев