Базарлы Матакның Изге Троица храмында Пасха бәйрәме алдыннан вакытлыча чаң урнаштырдылар, чөнки чаң манарасы әлегә төзелеп бетмәгән.
Чаңның беренче бәйрәм чыңы 4 еннән 5 май төнендә – Христосның яңадан терелүен бәйрәм итәр алдыннан яңгырады.
– 5 май ул – Христосның яңадан тууын билгеләүче якты бәйрәм, ул Аллаһы биргән мәңгелек тормышны символлаштыра. Яңалык хәбәрчесе чаңны урнаштыру ул – райондагы бар христианнар өчен дә әһәмиятле вакыйга. Тантана шатлыгын кешеләр догалар кылып кына түгел, ә чаң тавышы белән дә белдерә, – дип ассызыклады район протиерие Андрей Зиньков.
Ул чаңны урнаштырырга ярдәм иткәне өчен, Артем Мошковка һәм Сергей Балакиревка рәхмәтен җиткерде.
Нет комментариев