Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссариатының капиталь төзекләндерелгән чакырылыш пункты тантаналы төстә ачылды

12 сентябрьдә Базарлы Матакта Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссариатының капиталь төзекләндерелгән чакырылыш пункты тантаналы төстә ачылды.

 
Биредә котлау сүзләрен район башлыгы Александр Никошин, районның башкарма комитет җитәкчесе Руслан Морадымов, Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев җиткерде. Шатлыкны уртаклашырга һәм үзгәрешләрне күрергә мәртәбәле кунак – Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин да килгән иде. Шулай ук тамырдан яңартылган хәрби пунктны күрергә авыл җирлеге Советы башлыклары да чакырылган.
Чакырылыш пункты 1973 елда ук төзелгән булган. Билгеле, җиңелчә төзекләндерү эшләре әледән-әле башкарылып, бина билгеле бер кагыйдәләргә җавап бирерлек торышка китерелгән, чистартылган. Быел ул республиканың хәрби комиссариатларны төзекләндерү программасына кертелгән һәм акча бүленү нәтиҗәсендә зур эш башкарылган: бинаның түбәсе тулысынча алмаштырылган, тышы сайдинг белән тышланган, эче заманча материаллар белән төзекләндерелгән. Бина әйләнә-тирәсендәге үзгәрешләр дә игътибарга алырлык: ишек төбенә таш түшәлгән, таш сукмак салынган. 
Тантанада иң беренче булып район башлыгы Александр Никошин сүз алды. 
–    Чакырылыш пункты танымаслык булып үзгәргән. Хәрби комиссариатларны төзекләндерү программасына беренчеләр исәбенә безнең район да кертелгәне өчен, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләребезне без хәзер әлеге бинада рәхәтләнеп кабул итә алабыз. Табибларга да уңайлы. Һәрбер бүлмә заманча итеп төзек-ләндерелгән, – диде ул.
Ул шулай ук авыл җирлеге Советы башлыкларына да аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Озакламый, 1 октябрьдә, көзге чакырылыш башлануына, биредә оештыру эшләрендә районның хәрби комиссары Виктор Лаврентьев белән аларның да гаять зур эшчәнлек башкаруына басым ясады. 
Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин сүз алгач, иң элек республика комиссариаты белән ике районны берләштергән әлеге бүлек һәм, гомумән, район белән җылы, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырылуын әйтте. 
–     Биредә төзекләндерү эшләре алып барган һәркемгә рәхмәт. Чакырылыш пунктына килгәнем булды, аның нинди хәлдә булуын күргән идем. Ә хәзер үзгәреш тыштан ук күренеп тора. Республикабызда хәрби комиссариатларны үрнәк хәлгә китерү өчен күп эш башкарылды һәм аларны төзекләндерү дәвам итә. Киләсе елда биредәге төп бинада да шундый ук үзгәрешләр булыр, дип ниятләнелә. Районнардагы хәрби комиссариатлар ул – Россия Федерациясе Хәрби көчләренең ишегалды. Монда туган тәэсирләрдән илебездәге хәрби хезмәт турында беренче фикерләр туа. Ә чакырылыш пункты ул – хәрби комиссариатның йөрәге. Чөнки төп чаралар биредә үтә, – диде ул.
Сергей Николаевич илебездә гаять катлаулы хәл,  Украинада хәрби операция баруы турында аерым басым ясап сөйләде. Әлки районының илебездә хәрби бурычны үтәүгә егетләрне җибәрүдә лаеклы рәвештә үз бурычын үтәвен әйтте. 
–     Ел саен якынча 100 егет хәрби хезмәткә алына, 20 дән артыграгы хәрби килешү буенча хезмәт итә. 

Тантанада хезмәттәшлек күрсәткәне, төзелеш тармагына зур өлеш керткәне өчен, әлеге чакырылыш пунктын төзекләндерү эшләре белән җитәкчелек иткән “Татстройконсалтинг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять  оешмасы җитәкчесе Руслан Сәгыйтьҗанов  район башлыгы Александр Никошинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук хәрби комиссарның өлкән ярдәмчесе Гөлчәчәк Зиннәтуллинага тантаналы рәвештә “Хезмәт батырлыгы” медале бирелде. 

Әлки һәм Спас районнары әлеге бурычны алга таба да намус белән башкарыр. Без Украина фашизмыннан илебезне сакларга, анда тәртип урнаштырырга тиеш. Сез әлеге бурычның мөһимлеген аңларга тиеш, – диде хәрби комиссар. 
Районның башкарма комитет җитәкчесе Руслан Морадымов исә үзенең хәрби хезмәткә чакырылган елларын искә алды.
-    Безнең вакытта тәртип юк – шартлар бөтенләй башка иде. Хәзерге уңай үзгәрешләр бик сөендерә. Театр кием элгеченнән башланса, армия турында фикерләр менә шунда туа. Төзекләндерү эшләре белән җитәкчелек иткән Руслан Сәгыйтьҗановка рәхмәт. Монда зур эшләр башкарылган. Алга таба да бергә хезмәттәшлек итәрбез, дип уйлыйм, – диде ул.
Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев исә иң элек чакырылыш пункты бинасының төзекләндерүгә чаклы торышына һәм нинди эшләр башкарылуына җентекләбрәк тукталды.
–     Сүткән вакытта бинаның арболит плитәләре торышы яхшы хәлдә булуы ачыкланды. Ул озак хезмәт итәр, дип өметләнәбез.  Куркыныч тудырган түбә исә тулысынча алмаштырылды. Хәзер без әлеге шартларда тыныч кына эшли алабыз. Әлки районы кешеләре бик җитди дәүләт оешмасына килүләрен, биредә җитди кешеләр эшләвен, җитди бурычны үтәүләрен аңларга тиеш.Төп бинаның да шундый ук яңарту юлы үтәчәгенә өметләнеп калабыз, – диде ул. 
Район кешеләре исеменнән исә рәхмәт сүзләрен Карга авылы җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев җиткерде. Аның фикеренчә, мондый заманча чакырылыш пунктына килгән авыл егетенең күңеленә шикле уйлар килмәс, аның хәрби хезмәтне үтәргә, һичшиксез, теләге туар.  
Аннары кунаклар төзекләндерелгән чакырылыш пунктының эчен карарга чакырылды. Өметләр исә акланырлык иде: һәрбер бүлмә хезмәткәрләр өчен дә, хәрби хезмәткә чакырылып, төрле тикшерүләр үткән егетләр өчен дә уңайлы булырлык итеп эшләнгән.
 Без дә районыбыздагы әлеге үзгәрешләргә шатланабыз һәм бирегә килгән егетләрне алда да бары тик яхшылыклар гына көтсен, ил алдындагы бурычларын үтәп, исән-имин әйләнеп кайтсыннар, дип телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев