Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта “Без – яңа гасыр балалары” дигән слет үткәрелде

​​​​​​​СССР да пионер оешмалары барлыкка килүгә быел 100 ел тулды.

  Һәм бу истәлекле датаны яшь буынны тәрбияләүчеләр истән чыгармаганнар икән бит – район балалар иҗаты йортында пионериянең юбилеена багышлап “Без – яңа гасыр балалары” дигән слет үткәрелде. Анда мәктәпләрдә эшләп килүче балалар оешмалары вәкилләре катнашты.

Слетны оештыручылар кунакларны гаҗәпкә калдырдылар, чөнки бирегә килгән һәркем өчен вакыт, әйтерсең, 40-50 елга артка чигенде. Иҗат йорты фойесы кызыл галстуклы малайлар һәм кызлар карамагына тапшырылган иде. Биредә элеккеге мәктәпләрнең пионер бүлмәсен хәтерләткән күргәзмә дә  (анда пионер дружинасы байрагы, быргы һәм барабан, вымпеллар, значоклар, башка атрибутлар урын алган), кулдан язылган стена газеталары да урын алган.

Килгән кунакларны укучылар бик ачык каршы алдылар. Экскурсовод кыз башта пионер оешмалары тарихы турында сөйләде, пионер бүлмәсендәге һәр атрибутның нәрсә өчен кирәклеген аңлатты. Аннары барыбызны да икенче катка күтәрелергә чакырды. Ә анда район мәктәпләренең балалар оешмалары (Россия мәктәп укучылары хәрәкәтен, Татарстан мираслары һ.б.) төрле юнәлештә алып барган эшләрен күрсәттеләр.

Ә ул эшчәнлек күпкырлы икән бит! Укучылар әзерләгән экспозицияләр пионерлар сборын һәм уеннарын, остакуллар тырышлыгын, яшь туристларның туган яклары буйлап поход һәм экскурсияләргә йөрүләрен чагылдырды. Биредә яшь инспекторлар (алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнергә һәм үтәргә чакыра, моның белән балаларның юлларда гарипләнү һәм һәлак булуларын кисәтергә тырышалар), яшь экологлар (табигать сакчылары), Татарстан варислары, Җиңү волонтерлары, яшь армиячеләр, һ.б. бар иде. Һәр юнәлеш үзенчә кызыклы, балалар өчен файдалы, күңелеңә хуш булганын сайла да, шөгыльлән генә.

Ә безгә, 60-80 нче еллар пионерларына алар үзебез белгән маршрутларны хәтерләтте.  Әйе, пионерия оешма буларак эшләүдән туктаса да, Совет чорында тупланган тәҗрибә югалмаган икән бит: исеме дә, бераз җисеме дә үзгәргән, билгеле, әмма балаларны тәрбияләүнең төп юнәлешләре сакланган. Бүгенге оешмалар да яшь буынны туган илебезне яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, илебез тарихын яхшы белергә, эш сөяргә, дус булырга һ.б.ларга өйрәтәләр.

Аннары бәйрәм иҗат йортының концертлар залында дәвам итте. Кызыл галстуклы малайлар һәм кызлар дуслык, туган ил турында җырладылар. Базарлы Матак мәктәбе укучысы Ильяс Садыйков пионер оешмасы тарихы турында сөйләде. Хезмәт һәм пионер хәрәкәте ветераны Ираида Казнова да чыгыш ясады слетта.

–Мин 1930 елда туганмын, шуңа да үземне пионер оешмаларының башлангычында тордым дип әйтә алам. Революциядән соң бөтен игътибар яңа җәмгыять төзүгә юнәлтелде. Мәктәпләр ачылды. Иң башта комсомол оешмасы барлыкка килде. Укытучылар аз иде, алар укырга-язарга өйрәтеп кенә калмадылар, культура-агарту белән дә шөгыльләнделәр. Пионер оешмасы әнә шул башлангычны күтәреп алу  һәм дәвам итү өчен кирәк иде. Октябрятлар да бар, алар беренче сыйныфлар иде. Ә пионерга соңрак, өченче класста кабул иттеләр. Пионер – башкаларга үрнәк ул, һәрвакыт әзер булырга тиеш иде. Мин пионер оешмасының, 100 еллыгы шаһиты булуыма бик шат! Пионерлар, әзер булыгыз!–дип тәмамлады ветеран сүзен. Ә укучылар аңа:

–Һәрвакыт әзер!–дип җавап бирделәр.

Балалар оешмалары слетында район башлыгы Александр Никошин да катнашты. Укучыларны сәламләп, ул болай диде:

–Балалар оешмалары 650 малай һәм кызны берләштерә. Сез бик күп яхшы эшләр эшлисез, олыларга, инвалидларга булышасыз. Мондый эшчәнлек берләштерә, бер-берегезгә, өлкән буынга мөнәсәбәтегезне формалаштыра. Ә болар – тормыш нигезе. Тәрбияче-педагогларга исә шушы юнәлешләрне дәвам итүләрен телим. Сез биргән күнекмә һәм белемнәр балаларга һәрчак кирәк булачак!

Аннары Александр Федорович иң актив укучыларны бүләкләде. Аның үзенә дә, мәгариф һәм тәрбия мәсьәләләрен һәрчак игътибар үзәгендә тотканы өчен рәхмәт хаты белдерделәр, муенына кызыл галстук бәйләделәр. Бүләкләр белән балалар коллективларын җитәкләгән педагогларны да үсендерделәр. Ә Базарлы Матак мәктәбе укытучысы Сергей Платоновка истәлекле медальне  “Болгар” отряды командиры Борис Андриянов тапшырды.

–Мин бүген элеккеге пионер, отряд командиры, элеккеге вожатыйга бүләк тапшырырга телим. Ул эзләнү отряды белән җитәкчелек итә. Быел без Волгоград өлкәсендә эш алып бардык. 1 медальон таптык, 14 совет солдаты җәсәдләрен табып, хөрмәтләп җирләүне оештырдык. Бу эшләрдә Сергей Андреевич әзерләгән “ОРКЕСТР” отряды да катнашты,–диде кунак һәм “СССР оешуга 50 ел” медален  укытучының күкрәгенә кадады.

Безнең малайлар һәм кызлар шулкадәр талантлы икән! Җырлыйлар да, матур итеп сөйлиләр дә, бик күп беләләр дә! !әм нәрсә беоән генә шөгыльләнмиләр! Җәмгыясе бер сәгатькә барган шушы слетта бар осталыкларын күрсәтергә тырышты алар. “Сәләт-Әлки” клубы кызлары хәтта әни-әбиләре балачаклары уеннарын да искә төшерделәр. Билгеле, балаларның казанышлары нигезендә тәрбияче-педагоглар тырышлыгы да ята, рәхмәт бу фидакарьләргә.

...Яңа кеше үстерү, яңа буын тәрбияләү ансат эш түгел. Әмма кешелек дөньясының шушы юнәлештә туплаган күп гасырлык тәҗрибәсе бар бит. Һәм 100 еллык тарихлы пионериянең тәҗрибәсе дә игътибарга лаек, заманга яраклаштырып куллан гына. Чөнки пионерия принциплары бары яхшылыкка гына өйрәтә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев