Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта яшәүче Булат Шәриповка ярдәм кирәк

Чит кеше кайгысына битараф булмаучыларга мөрәҗәгать итәбез.

  Базарлы Матакта яшәүче Булат Шакир улы Шәриповка ярдәм кирәк. 
Гистология тикшерүеннән соң, Булатта яман шеш булуы ачыклана (йомшак тукымада саркома). 
Бүгенге көндә Израил клиникасында дәвалануга акча җыю өчен исәп-хисап счёты ачылган. Якынча 3 000 000 сум акча кирәк булыр дип фаразланыла. Акчаны Булатның әти-әнисе картасына күчерергә мөмкин. 
Бүгенге көндә кыска вакыт эчендә кирәкле акчаны җыю бурычы куелган. Хәлгә кереп, ярдәм кулы сузучыларга әлеге гаилә бик тә рәхмәтле булачак.
2202 2008 8401 4547  – Талия Сәхип кызы Шәрипованың (әнисе) саклык банкы картасы
2202 2006 2560 2923 – Шакир Шамил улы  Шәриповның (әтисе) саклык банкы картасы.
Күчерелгән акчаның валютасы: 
сумнар (RUB)
Акчаны җыючы: 
ШӘРИПОВА ТАЛИЯ СӘХИП кызы
Исәп-хисап счеты номеры: 
40817810662313308994
Акча күчкән банк: «БАНК ТАТАРСТАН» бүлеге N8610 ПАО СБЕРБАНК
БИК: 049205603
Корр. счёт: 30101810600000000603
ИНН: 7707083893
КПП: 165502001

Аз гына булса да ярдәм итүче һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез. Ул ярдәм безгә хәзер бик тә кирәк!
Булат 1992 елның 8 августында Базарлы Матак авылында туа. Балачагы һәм яшүсмерлек чоры шунда үтә. Мәктәптә аны укытучылар да, яшьтәшләре дә һәм үзен белгән һәркем яратты. Йомшак, шат күңелле, ярдәмчел, төрле чараларда актив катнашучы иде ул. Һәм хәзер дә ул шундый. Әтисе Шакир Шамил улы һәм әнисе Талия Сәхип кызы аны яхшы кеше итеп тәрбияләгән. Алар лаеклы ялда булуларына карамастан, бүгенге көндә дә районда хезмәт итәләр. Талия апа кибеттә сатучы булып эшли, Шакир абый исә Булат ярдәме белән үз фермасында атлар үрчетә. 
Булат мәктәпне тәмамлагач, 2010 елда ТИСБИ университетына укырга керә. Укыган вакытында ук эшли, кирәк чакта ярдәм кулы да суза белә. Аның рухи яктан көчле булуын, авыр тормыш хәлендә калучыларга ярдәм итүен яхшы беләбез. Университетны тәмамлагач, эшмәкәрлек эшенә керешә. Бүгенге көндә ул шәхси эшмәкәр – кешеләргә ярдәм итеп хезмәт куя. Аның су белән тәэмин итә торган тармаклы компаниягә караучы ярдәмче оешмасы бар. Ул Әлки һәм Спас районнарына хезмәт күрсәтә. 
Әлеге ир-егетнең әле яши башлаган вакыты гына, без барыбыз да аңа ярдәм итә алабыз. 
Реклама 16+ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев