Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта туып үскән Руслан Смышляев Мәскәүнең Кызыл мәйданында үткәрелгән парадта катнашты. ФОТО

Базарлы Матакта туып үскән Руслан Смышляев 2 августта Мәскәүнең Кызыл мәйданында Һава-десант гаскәрләре оешуның 88 еллыгына багышлап үткәрелгән парадта катнашты. 

 
Руслан кечкенәдән десантчы булу турында хыяллана. Ул моңа үзен мәктәп елларыннан ук әзерли. Хәрби комиссариатта булган саен үзенең шушы теләген белдерә килә.
Ниһаять, егетнең хыялы тормышка аша: узган елның декабрендә хәрби хезмәткә алалар һәм һава-десант гаскәрләренә җибәрәләр. Яшь солдат башта Омск шәһәрендә өйрәнүләр үтә, соңрак аны Туладагы хәрби частькә җибәрәләр. Хезмәт итү чорында Руслан үзен яхшы солдат итеп күрсәтә, Мурманск тирәсендә үткәрелгән сугышчан уеннарда катнаша. Ә күптән түгел аның әти-әнисе исеменә хәрби командирларыннан Рәхмәт хаты килеп төшә.
Әлеге хатта мондый сүзләр бар: “Рядовой Смышляев тотрыклы рәвештә физик һәм ату буенча әзерлектә яхшы күрсәткечләргә ирешә. Хәрби транспорт авиациясеннән үз-үзенә нык ышанып парашют белән сикерә. Иптәшләре өчен үрнәк. Коллективта ихтирамга лаек”. Егетнең әтисе Андрей һәм әнисе Викторина Смышляевлар өчен уллары турында шундый сүзләр ишетү бик күңелле әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев