Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта яшәүче Александр Константинович белән Галина Михайловна Крайновлар яшьләргә үрнәк гаилә

Бу чиксез җиһанда үз язмышыңны табу, нык нигезле гаилә кору, мөнәсәбәтләрне саклау, тәрбияле балалар үстерү – бәхет тә, олы хезмәт тә.

  Шундый гаиләләр бездә аз түгел. Яшәү рәвешләре белән алар башкаларга, бигрәк тә яшьләргә үрнәк күрсәтәләр. Базарлы Матакта яшәүче Александр Константинович белән Галина Михайловна Крайновлар әнә шундый гаилә. Киләсе елның маенда аларның гаилә корып яши башлауларына 60 ел тула. 

 

Гаилә башлыгы һәм аның тормыш иптәше – сугыш чоры балалары, бик кечкенәдән авырлыклар кичереп, иртә эшли башлаган кешеләр. Александр Константинович 1934 елда туган. Сугышның икенче елында мәктәпкә укырга керә ул, әмма 5 сыйныф кына укый. Заманы бит авыр, сугыш арты еллары, ачлык, хәерчелек... Малайга әти-әниләренә өй эшләрендә булышырга кирәк була. Шулай итеп, мәктәптә уку өчен ни мөмкинлек табылмый, ни вакыт җитми.Тулыр-тулмас унҗиде яшендә ул инде “Актай” совхозының машина-трактор станциясендә эшли башлый. Үсмер аңлый, аңа белем алырга кирәк, шуңа күрә эшкә урнашу белән бергә мәктәпкә дә керә ул. Аны тәмамлап урта белем алгач, егетне армиягә чакыралар. Александр 3,5 ел танкист булып хезмәт итә. Хәрби хезмәтен тәмамлагач, туган авылына кайтып, элеккеге хезмәт урынында эшләп китә. 
Ә Галина Михайловна күрше районның Ромодан авылында туып үскән. Уку ягыннан алдыра төшә ул, авылында 7 сыйныф тәмамлагач, Базарлы Матакта тагын өч ел укый. Мәктәпне бетерүгә кызның хезмәт юлы башланып китә: икмәк кабул  итү пункты лаборанты, склад мөдире... 
Яшьлек булган җирдә мәхәббәт чәчәк ата. Язмыш, әлеге бөек хисне бүләк итеп, Александр белән Галинаны кавыштырган. 1958 елның маенда өйләнешеп тә куялар яшьләр. Тиздән уллары Владимир, соңрак кызлары Валентина дөньяга киләләр. Икесе дә көн-төн эштә булуларына карамастан, Крайновлар балаларын яратып, кайгыртып үстерәләр, тәрбиялиләр. Үзләре кечкенәдән хезмәткә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, сүз тыңларга өйрәнгәнлектән, шушы ук тормышта бик кирәк сыйфатларны уллары белән кызларында да булдырырга тырышалар. 
Александр Константинович “Актай” совхозында шактый вакыт эшләгәннән соң юл участогына шофер булып урнаша. Ә 1966 елда аннан киткәч, Базарлы Матак аэропортында дизельчы-аккумуляторчы булып хезмәт куя. Аэропортта 12 ел эшли ул, уңганлыгы, җаваплылыгы белән аерылып тора, җәмәгать тормышында актив катнаша. Шуның өчен рәхмәт сүзләрен дә күп ишетә. Әмма 1978 елда аңа кабат эш урынын алыштырырга туры килә. Бу юлы ул төзелеш-монтаж идарәсенә урнаша. Ә 1995 елда лаеклы ялга китә. 
Галина Михай-ловнаның хезмәт юлы да ансат кына булмый. Склад мөдире булып 19 ел эшләгәннән соң ул бу эшеннән китә һәм катнаш азык заводына лаборант булып урнаша. Ә сигез елдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә килеп, инженер-инспектор вазыйфаларын башкара. Пенсиягә 1996 елда китә ул. 
– Без гомер буе эшләдек, башкалардан ким булмаска тырыштык. Улыбызны, кызыбызны үстердек. Инде менә картлык та килеп җитте.Үзебезне бәхетле яшәдек дип әйтә алабыз, чөнки бер-беребезне хөрмәт иттек, тыңларга тырыштык. Шулай гына нык гаилә төзеп, аны саклап яшәп була бит, – диләр ирле-хатынлы Крайновлар. Менә шулай, яшьлектә бөреләнгән мәхәббәт аларга барлык  сынауларны үтәргә булыша, еллар узган саен бу хис ныгый, бер-береңә хөрмәт һәм рәхмәт хисе белән тулылана. 
Крайновларның балалары әти-әни йортыннан читтә, еракта яшиләр. Шулай да алар бирегә еш кайталар, олыгайган газизләренә хуҗалык эшләрендә булышалар. Алайга китсә, Александр Константинович үзе дә әле тик кенә тормый, өй эшләрен башкара. Мин аларга килгәндә верандаларын буяу белән шөгыльләнә иде. 

 


– Башкалардан начаррак яшисе килми бит. Нәрсәнедер кадакларга, төзекләндерергә яисә йортны җыештырырга кирәк булганда тик тормыйм инде, – ди Александр Константинович тыйнак елмаю белән. Галина Михайловнаны әйткән дә юк инде, өйдәге бетмәс мәшәкатьләр аның өстендә. Әле бит икесе дә җирдә казынырга яраталар, яшелчә бакчаларында помидор, кыяр, кәбестә, суган үстерәләр.
Менә шундый нык гаилә яши авылыбызда. Аларга озын гомер һәм сәламәтлек телик.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев