Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матактагы Мидхәт мәчетенә йөрүче мөселманнар өчен ифтар ашы үткәрелде

14 апрельдә Базарлы Матактагы Мидхәт мәчетенә йөрүче мөселманнар өчен ифтар ашы үткәрелде.

Авыз ачу мәҗлесенә район үзәгендәге Актай, Шәүкәт мәчетләре имам-хатыйплары да чакырулы иде. 
Иң элек Мидхәт мәчетенең имам-хатыйбы Солтан Пуряев Коръән сүрәләре укыды. Аңа имам-хатыйплар Салих Насыйбуллин, Әсхәт Шәрапов та кушылды. Аннан Согуд Гарәпстанында югары дини белем алучы, туган якка ялларга кайткан Айдар Шәйдуллин бик матур итеп сүрәләр яңгыратты.
Радик Шәфигуллин Мидхәт мәчетенә күбрәк яшьләр йөрүе, аларның өлкән буын белән аңлашып, киңәшләшеп, ярдәмләшеп яшәүләре хакында әйтеп узды. Ул шулай ук Базарлы Матакның көнчыгыш ягында салына торган яңа мәчеттә төзелеш эшләренең барышы турында сөйләде. Алга таба да мөселманнарның туганнарча бердәм, дустанә яшәүләрен теләде.
Аннан табынга чыгарылган тәмле сыйлар белән авыз ачу булды. Ризыкланып, эчкерсез аралашудан соң мөселманнар тәравих намазына мәчетләргә киттеләр. 
Быелгы тәүге ифтар ашын оештыручыларның Сөләйман Камил улы Ситдиков һәм Радик Фәсихулла улы Шәфигуллин булуын белдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев