Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге турындагы тәэсирләрем белән уртаклашасым килә

Олыгайган көнемдә миңа шушы бүлектә дәваланырга туры килде.

Монда авырулар өчен бик күп уңайлыклар тудырылган. Иркен якты палаталар, искиткеч чисталык һәм тәртип. Медицина персоналы килешле матур формадан киенгән. Элек санитаркалар зәңгәр халатлар киеп, палаталар буйлап чиләк һәм швабралар күтәреп йөриләр иде. Ә хәзер идән юу өчен заманча матур җайланмалар булдырылган икән. Барысы да - табиб Арсен Абидиновичтан башлап санитаркаларга кадәр - авыруларга игътибарлылар, ягымлылар. Коллективның бердәм булуы, оешкан төстә эшләве әллә кайдан күренеп тора. Кемнедер аерып әйтеп тә булмый, һәммәсе яшьләр, чибәрләр, тырышлар, шәфкатьлеләр.

Бу, билгеле, бүлек мөдире Арсен Казавовның да казанышы. Аның хакында да берничә сүз әйтәсем килә. Медицина институты тәмамлаган бу япь-яшь егетнең безнең уңайлыклары-мөмкинлекләре әллә ни булмаган иске район хастаханәсенә эшкә кайтуын хәтерлим әле. Ул вакытта анда хирург булып Николай Петухов эшли иде. Алар да Валентина Захаровна белән вуз тәмамлап хастаханәбезгә яшь табиблар булып кайтканнар иде. Николай Егоровичтан "Минем хәзер бик әйбәт ярдәмчем бар, булдыклы, тырыш егет", дигәнне еш ишетергә туры килде. Бу булдыклы егет Арсен Абидинович иде. Эшенең чын остасы булган әлеге табиб үзенең бөтен хезмәт эшчәнлеген безнең районга багышлады. Казавовлар һәм Петуховлар гаиләләре яхшырак, рәхәтрәк тормыш эзләмәделәр, бу олы йөрәкле табиблар бөтен барлыклары белән әлкилеләргә хезмәт иттеләр. Ә бит бездә бик күп табиблар эшләде, араларында төрлесе булды. Әмма алар районда озак тоткарланмадылар.

Мәрхәмәтлелеге, фидакарьлеге өчен Арсен Абидинович алдында түбәнчелек белән баш иеп, олы рәхмәтемне җиткерәм, аңа озак елларга сәламәтлек телим.

"Ашыгыч ярдәм" хезмәтендә эшләүче яшь егетләр Геннадий…һәм Радик… да рәхмәтлемен. Алар мине, авыр хәлдәге хастаны, вакытында хастаханәгә китереп җиткерделәр. Гомумән, район хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" коллективына зур рәхмәт. Алар бик төгәл эшлиләр, хәбәр бирүгә тиз арада килеп җитәләр, тәҗел ярдәм күрсәтәләр. Сәламәтлек, уңышлар аларга.

Мария Скворцова,

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны.

Базарлы Матак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев