Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәбиләргә бүләкләр тутырылган тартма бирә башлыйлар

Бәби табу йортыннан әниләргә бала кирәк-яраклары тутырылган тартма биреп чыгарачаклар. Бу ел башыннан Татарстан хөкүмәтенең шул хактагы карары көченә керде. Әлеге ярдәмне республикада даими яшәүче, җан башына айлык кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр алачак.

Республика матди ярдәм үзәгенең Әлки районы бүлеге җитәкчесе Лилия Дормидонтова әйтүенчә, бүләк тартмада туганнан алып ярты яшькә җиткәнче балага кирәк булган барлык әйберләр бар. Болар подгузниклар, баланы төрү өчен берничә төрле җәймә, бишек, йомшак одеял, комбинезон, аяк киеме, шампунь, сабын. Бу әйберләр барысы да Татарстанда эшләнгән.

“Бәби тартмасын” алу өчен авырлы хатыннарга социаль яклау бүлегенә гаиләнең  керемнәре турындагы мәгълүматларны китерергә кирәк, ди Лилия Дормидонтова. Социаль яклау бүлегеннән булачак әнигә гаиләнең уртача кереме турындагы белешмә бирелә. Гаиләнең җан башына айлык кереме яшәү минимумыннын кимрәк булса, бала табу йортыннан чыкканда әни кешегә “Бәби тартмасы” биреләчәк.

Нинди дә булса сәбәпләр аркасында “Бәби тартмасы”н бала табу йортыннан чыкканда алырга өлгермәүчеләр аны аннан алты ай эчендә ала алачаклар.

Татарстанда бер кешегә айлык яшәү минимумының күләме 9235 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев