Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан “Минем гаилә ядкәре” Бөтенроссия бәйгесе үткәрелә
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан укучылар, студентлар һәм яшьләр өчен "Минем гаилә ядкәре" Бөтенроссия бәйгесе үткәрелә.
Быелның 15 гыйнварыннан 30 июненә кадәр дәвам итүче бәйгедә 7 яшьтән 30 яшькәчә балалар, студентлар, эшче яшьләр катнаша. Бәйге дүрт яшь төркемендә оештырыла. Конкурста катнашучылар үзләренең иҗади эшләрендә якын һәм ерак туганнарының, мәгълүм тарихи шәхесләрнең, танышларының, гаилә һәм нәсел ядкәрләре, рухи кыйммәтләр һәм традицияләр буыннан буынга тапшырылып килгән бүтән кешеләрнең гаилә ядкәрләре хакында бәян итә алалар. Бәйгегә рус телендәге проектлар ике номинация буенча (инша, хикәя, эссе һәм мультимедиа презентациясе яисә видеофильм) кабул ителә. Районыбыз укучыларын һәм яшьләрен әлеге бәйгедә актив катнашырга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев