Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Ватан сугышында катнашкан әлкилеләр мемориал исемлегенә керми калмаганмы?

Базарлы Матак үзәгендә төзелүче җәяүлеләр бульварында Бөек Ватан сугышында катнашкан әлкилеләрнең исемнәре язылган мемориал да булачак.

Үзәк мәйданны үзгәртеп кору буенча зур эш алып барыла. Җәяүлеләр бульварында заманча фонарьлар, утырып ял итү өчен матур эскәмияләр урнаштырылды. Бульварның Совет урамындагы икенче чиратында исә мемориал өлеше дә төзелә. Анда Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык райондашларыбызның исемнәре “алтын хәрефләр” белән язылачак.

Бу исемлеккә илебез азатлыгын яклап көрәшкән әлкилеләрнең берсе дә керми калмасын иде. Моның өчен районда яшәүчеләрнең әлеге исемлекләрне карап, анда сугышта катнашкан туганнарының исемнәре булу-булмавын тикшерүе зарур. Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев әлкилеләргә әнә шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Исемлекләрне авыл җирлекләре башкарма комитетларында һәм район хәрби комиссариатында (тел. 20-1-06, 20-2-52) карарга була. Беркем дә онытылып калмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев