Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

 “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе игълан иткән “Иң төзек һәм күркәм территория” бәйгесе җиңүчеләре мәгълүм булды. ФОТО

“Чәчәкле бакча” номинациясендә Базарлы Матакның Дуслык урамында яшәүче Әлфинур Хәлиуллина гаиләсе беренче урынга лаек дип табылды.

 

 Ә “Иң күркәм бакча” Ринат Галимовларныкы (Дзер­жинский урамы) булып чыкты. Дамир Әһлиуллин (Пролетар урамы) исә “Кешеләргә шатлык бүләк итәм” номинациясендә бүләкләнде. Бу гаилә үз бакча­сында гына түгел, урамнарында да аллы-гөлле чәчәкләр үстереп, тирә-юньне ямьгә күмгән.

“Иҗади бизәлгән террито­рия” номинациясендә җиңүне балалар иҗат йорты яулады. Геройлар паркын зәвык белән бизәгән, анда матур-матур чәчәкләр үстергән Нәби Дәүли исемендәге гимназия һәм үз территорияләрен, шулай ук Имәнлек урамын яшеллек һәм гөлләр белән ямьләндергән “Теремкәй” балалар бакчасы коллективлары да бәйгенең при­зерлары булды.

 

 

 

Җиңүчеләр Республика көне тантанасында бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев