Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бердәм тавыш бирү көнендә Казанда интерактив программа һәм эстрада йолдызлары катнашында концерт була

Концертны “Мин тавыш бирдем!” билеты белән карап булачак

Мәгълүм булганча, тавыш бирү 11 — 13 сентябрь көннәрендә узачак. Бу көннәрдә сайлау участоклары иртәнге 8.00 дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшли. 

Бу  көннәрдә сайлауда тавыш бирүчеләр «Ак Барс Арена» стадионы янында якшәмбе интерактив программасын карый алачак. Анда һәр сайлаучыга «Я проголосовал! /Мин тавыш бирдем!» беләзеге рәвешендәге чакыру билеты тапшырыла. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм концерты 13 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә башлана. «Ак Барс Арена» янындагы территория экстрим-мәйданчык, кибер-спорт зонасы, өлкән яшьтәгеләр өчен «Тормышны яратучылар» проектының презентациясе, «Әдәби ишегалды» мәйданчыгы, ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыгы, диджитал-зона, арт-инсталляция, музыкаль караоке-бәйге һәм башка зоналарга бүленәчәк.

Концертта тамашачыларның яраткан артистлары Әнвәр Нургалиев (16.10), Гүзәл Уразова (16.45), DABRO төркеме (18.00), Клава Кока (18.30), Нюша (19.10), Салават Фәтхетдинов (19.50), Валерия (20.00) һәм Хор Турецкого (21.00) чыгыш ясар  дип көтелә. Бәйрәм салют белән тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев