Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Безне онытмаганнары өчен рәхмәт»

Иске Алпар авылыннан Шәмсебәдәр Гариповага, Яңа Салманнан Шәмсия Әхмәдиевага һәм Иске Матак авылыннан Анна Иштуковага 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хаты тапшырылды.

Тормышның бик күп авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән, сугыш еллары михнәтләрен татыган бу апалар: "Онытасың килсә дә онытып булмый ул елларны" дип, тирән көрсенү белән искә алалар илебез тарихындагы фаҗигале вакытларны.

Ач килеш окоп казу, урман кисү, сыер җигеп агач ташу, капчык-капчык орлык күтәреп кайту - барын да эшләгән алар.

-Бүген яшьләр эшкә кунакка барган кебек кенә барып кайталар, ә безнең ул заманда аякка кияргә чабатабыз да юк иде, - ди Шәмсия апа. Тумышы белән Баллыкүл авылыннан булган Шәмсия Әхмәдиева Яңа Салманга килен булып төшә. Сигез бала әнкәсе гомере буе совхозда төрле эшләрдә эшли. Шәмсия Хәбибулла кызы бүген улы Ришат тәрбиясендә яши.

…Безне бик җитез хәрәкәтләр белән каршыларга чыккан Анна Ивановнаны күргәч, бер мәлгә хәйран калдым. Һич тә 90 яшь биреп булмый бу әбигә.

-Без эшләмәгән эш калмады, кызым, нәрсә кушсалар, шуны башкардык,-ди ул.

Анна Ивановна гаиләдәге җиде баланың иң олысы була, кечкенәдән эшнең тәмен татып үсә. Кызганыч, бүген инде туганнарының берсе дә исән түгел. Анна Иштукова пенсиягә кадәр мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләгән. Бүген алар ире Василий Иштуков белән тыныч, бәхетле тормыш кичерәләр. Бакчаларында помидорлары кызарып пешеп утыра, Анна Ивановна бәрәңгене дә үзе чәчеп, төбен өеп эшен бетереп куйган.

Иске Алпар авылында туып-үсеп, бүгенгәчә шунда яшәүче Шәмсебәдәр Гарипова да 1 августта 90 яшен тутырды. Гомере буе умартачылыкта эшләгән Шәмсебәдәр апа бертуган энесенең хатыны Мөнәвәрә апа тәрбиясендә яши.

-Бүгенге матур тормышыбызны күрүемә сөенеп туя алмыйм. Безне онытмаганнары, кайгыртып торганнары өчен хөкүмәтебезгә, җитәкчеләребезгә олы рәхмәтләремне җиткерәм,- ди Шәмсебәдәр апа.

РФ Президентының Котлау хатын ветеран әбиләргә район башлыгы урынбасары Динар Хәкимов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент РФ